Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 сентябрь 2020, 11:33

Районда беренче онлайн-концерт

Мәдәният Районда беренче онлайн-концерт


Соңгы ярты елда безне һәр нәрсәгә икенче күзлектән карарга өйрәттеләр. Әлеге чор һәммәбезне дә берләшергә һәм бер-беребезгә ярдәмгә килергә мәҗбүр итте. Хәтта башкача эшләргә дә өйрәндек кебек.

Мәсәлән, район мәдәният йорты артистлары үз тамашачысы белән очрашуны сагынып бетте. Алар безгә чын алкышлар, иң мөһиме – залның куәтләп кабул итүе җитми диләр.

Шушы көннәрдә «Туган җирнең якты уты» исемле беренче онлайн-концерт үтте. Ул районыбызның 90 еллыгына багышланды. Район мәдәният йорты артистларыннан тыш, программада үзешчәннәр дә катнашты.

Концерт онлайн режимда булып, тамаша залы бөтенләй буш булуга карамастан, мәдәният хезмәткәрләре чарага җентекләп әзерләнде. Үзләренең иң матур сәхнә костюмнарын киеп, алар тамашачыга бәйрәм кәефен җиткерергә тырышты.

Тамаша барышын җиде йөздән артык кеше күзәтте. Программада халык моңнары, татар һәм башкорт җырлары яңгырады, хореографик номерлар күрсәтелде. Беренче онлайн-концерт артистларыбызның төрле шартларда да эшли алуын дәлилләде.

Читайте нас: