Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 март 2020, 12:40

Балкый клуб утлары

Авыл кичлщреБалкый клуб утлары

Күптән түгел генә драма түгәрәге коллективы Илфак Шиһаповның «Исерек айныса, хәерче баеса» пьесасын сәхнәләштерде. Тамашаның эчтәлеге бик кызык, көнүзәк. Сәгать ярым дәвамында җирле артистларыбыз безне үз дөньяларында тоттылар. Алар белән бергә сәхнәдә яшәдек, көлдек, үзебезнең тормышны күргәндәй булдык.

Әлфин Әхмәдуллин, Руслан Әхмәтганиев, Рузидә Әхмәтҗанова, Илшат Хәмәтҗанов, Зәмбилә Фәхретдинова үз рольләрен искиткеч матур башкардылар.

Безнең авыл клубында аена ике-өч тапкыр төрле зур-зур кичәләр оештырыла. Клуб һәм китапханә мөдирләре Зәмбилә Фәхретдинова һәм Рузидә Әхмәтҗанова – чын мәдәният кешеләре.

Аларга һәм авылыбызның үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Рәиф НАЗАРОВ. Әхмәт авылы.

Читайте нас: