Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 ноябрь 2019, 17:30

Уңышлар юлдаш булсын!

Мәдәният Уңышлар юлдаш булсын!Башкалабызда «Рус җыры» VI Ачык фестивале үтте. Аны «Башкортстан руслары соборы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Уфа шәһәре хакимияте оештырды.

Мәдәният

Уңышлар юлдаш булсын!

Башкалабызда «Рус җыры» VI Ачык фестивале үтте. Аны «Башкортстан руслары соборы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Уфа шәһәре хакимияте оештырды.

Гүзәлия Исламова районыбыз беренче булып әлеге чарада катнашты.

– Биредә халык һөнәрләре һәм декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе оештырылды. Монда рус милли киемнәре күрсәтелде. Фестивальдә Нуриман, Кырмыскалы, Стәрлетамак, Кушнаренко, Дәүләкән районнары, Бөре, Агыйдел, Октябрьский һәм Уфа шәһәрләренең үзешчән һәм профессиональ иҗади коллективлары катнашты. «Рус җыры» халык иҗатын саклау һәм үстерү максатында үткәрелә. Чын сәхнә осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясавыма чиксез шатмын, – диде ул.

Конкурска йомгаклар ясалганнан соң Гүзәлия Исламова дипломант исеменә лаек булды. Аңа тәҗрибәле баянчы Рәфис Бакиев уйнады.

Гүзәлияне ихлас котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Читайте нас: