Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 ноябрь 2019, 16:44

Көтеп алган көн

Көтеп алган көн

Күңелле хәбәр

Көтеп алган көн

Ул күпканаллы тавыш системасы, киң экран белән җиһазландырылган. Бу фильмнарны 3D форматта карау мөмкинлеге бирә.

Район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин, республиканың мәдәният министры урынбасары Ринат Халиков, Уфа шәһәре хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать идарәлеге начальнигы Шамил Әбдраков, «Башкортстан» киностудиясенең директоры урынбасары Илгиз Бикбаев, киностудиянең прокат начальнигы Тимур Йосыпов, республика телевидениесе вәкилләре, район халкы беренче тамашачылар булды. Без Мостай Кәримнең «Безнең йортның яме» повесте буенча режиссер Александр Галибин төшергән «Сеңел» фильмын карадык.

Янгын таләпләренә ярашлы, залның аерым чыгу ишекләре бар. Булачак кинолар исемлеге эленгән. Балалар өчен дә фильмнар күрсәтеләчәк.

Кинозалны ачу тантанасында алдагы киносеанска чакыру билеты уйнатылды.

Хөрмәтле кушнаренколылар! Яңа кинозалга килегез, рәхәтләнеп фильмнар карагыз. Биредә шартлар шәһәр кинотеатрындагыдан һич тә ким түгел.

Автор фотосы.

Читайте нас: