Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
4 август 2022, 11:12

Матурлык әйләнәсендә

Җәй көтеп алган мәл. Яшеллек, чәчкәләр, җиләкләр... Төрле төстәге, истәге һәм рәвештәге җәйге чәчкәләр – табигатьнең иң матур могҗизаларының берседер. Эресенә, вагына, үрмәсенә,  куаклысына һәм башка бик күп төрләренә карап безнең күңелебез күтәрелә, иң татлы хисләргә биреләбез.

Матурлык әйләнәсендә
Матурлык әйләнәсендә

Чәчкә клумбалары һәрберебезнең бакчасы төрендә, тирә-юньгә ямь биреп,  хуш ис таратып утыручы бизәк булып санала. Шуның өчен дә күп хуҗабикәләр ел саен аларның яңадан-яңасын, тагын да күперебрәк торганын сайлап утыртырга тырыша.

Менә шушы соклангыч матурлыкны исебездә һәм фоторәсемнәрдә калдырыр өчен «Минем яраткан чәчкәләрем» исеме астында конкурс ачарга булдык. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Конкурска темага туры килгән һәвәскәр фотолар кабул ителә. Тик, шартларның берсе булып – бүлмә гөлеме ул, бакчаныкымы, чәчкәлекме, сез үзегез яки гаилә әгъзаларыгызның анда күренүе зарур. Җиңүче интернет челтәрләре кулланучыларының фотоны карау саны буенча билгеләнә.

Сентябрь аенда сезнең иҗадыгыз безнең гәзит битләрендә урын алачак. Ике җиңүчене район гәзитенең бүләкләре көтә. Бүләкләр – Эсхинантус дип аталган бүлмә гөле һәм матур чәчкә орлыклары.

Конкурс 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  Үзегез үстергән матур чәчкәләрегез белән сөендерергә ашыгыгыз!

 Ә хәзер без сезне Мәмәк авылыннан, искиткеч матур бакча үстергән, Лидия Мосабирова белән таныштырмакчыбыз.

-Матур бакча булдыруның әллә ни авырлыгы юк. Мин төрле чәчкәләрне үземә ошаган урыннарга утыртырга яратам. Әгәр урыннары кай җире беләндер туры килмәсә, икенче елны аларны күчерәм.  Чәчкә үстерүне мин бетмәс-тљкәнмәс иҗади эш дип саныйм.

Каралган, мәхәббәт белән сугарылган бу бакчаны күрү нинди күңелле! Һәр көн шушы нәфислекне тою һәм аның әйләнәсендә яшәү үзе бер хозурлык. Аларга карап туеп булмый. Күпме наз, хезмәт, кайгыртучанлык таләп итәдер шушы гњзәллек. Бик хуп, Лидия!

*

Хөрмәтле укучыларыбыз!  Сездән 8-919-615-74-19 телефоны ватсабына хәбәрләр һәм фотосурәтләр көтәбез көтеп калабыз. Исегезгә төшерәбез, конкурс дәвам итә.

Матурлык әйләнәсендә
Матурлык әйләнәсендә
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: