Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Конкурслар
25 июль 2022, 11:00

Минем яраткан чәчкәләрем

Җәй көтеп алган мәл. Яшеллек, чәчкәләр, җиләкләр... Төрле төстәге, истәге һәм рәвештәге җәйге чәчкәләр – табигатьнең иң матур могҗизаларының берседер. Эресенә, вагына, үрмәсенә,  куаклысына һәм башка бик күп төрләренә карап безнең күңелебез күтәрелә, иң татлы хисләргә биреләбез.

Минем яраткан чәчкәләрем
Минем яраткан чәчкәләрем

 

Гомумән, җәйне кояшлы көннәренә, чагу төсләренә, хуш исләренә, тәмле җиләк-җимешләренә була барысы да ярата. Иртән торсаң – төрле чәчкәләр карнавалыннан күзләр камаша. Кичтән ачылырга өлгерми калган чәчкә төймәсе, карасаң - иртән көзен ачкан!

Чәчкә клумбалары һәрберебезнең бакчасы төрендә, тирә-юньгә ямь биреп,  хуш ис таратып утыручы бизәк булып санала. Шуның өчен дә күп хуҗабикәләр ел саен аларның яңадан-яңасын, тагын да күперебрәк торганын сайлап утыртырга тырыша.

Менә шушы соклангыч матурлыкны исебездә һәм фоторәсемнәрдә калдырыр өчен «Минем яраткан чәчкәләрем» исеме астында конкурс ачарга булдык. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Конкурска темага туры килгән һәвәскәр фотолар кабул ителә. Тик, шартларның берсе булып – бүлмә гөлеме ул, бакчаныкымы, чәчкәлекме, сез үзегез яки гаилә әгъзаларыгызның анда күренње зарур. Җиңүче интернет челтәрләре кулланучыларының фотоны карау саны буенча билгеләнә.

Сентябрь аенда сезнең иҗадыгыз безнең гәзит битләрендә урын алачак. Ике җиңүчене район гәзитенең бүләкләре көтә. Бүләкләр – Эсхинантус дип аталган бњлмә гөле һәм матур чәчкә орлыклары.

Конкурс 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  Үзегез үстергән матур чәчкәләрегез белән сљендерергә ашыгыгыз!

Фотоларыгызны 8-919-615-74-19 телефоны ватсабына көтеп калабыз.

Айгөл ВӘЛИЕВА.

 

Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: