Еш кына бу уенчык баланың беренче дустына һәм үсмернең бәхет талисманына әверелә. Аңа серләрен ышанып тапшыралар, бергәләп танып белергә өйрәнәләр.
Нәни кушнаренколылар, ә сезнең яраткан уенчыгыгыз бармы? Әгәр бар дип җавап бирсәгез, сезне «Яраткан уенчыгым» балалар фоторәсемнәр конкурсында катнашырга чакырабыз.
Бәйгегә баланың яраткан уенчыгы белән төшкән фоторәсемнәр кабул ителә. Уенчыкның курчак яки зур йомшак уенчык, текә трансформер яки танып белергә өйрәтүче җыелма булуы ихтимал.
Кадрда бала һәм уенчык төп геройлар булырга тиеш. Һәр катнашучы бәйгегә бер генә фоторәсем җибәрә ала. Аның исеме булсын. Эшләрне 11 майга кадәр кабул итәбез. Йомгакны редколлегия ясый.
Конкурста җиңүчегә район гәзите редакциясендә тантаналы шартларда бүләк тапшырачакбыз, соңрак аның турында зур булмаган мәкалә әзерләячәкбез. Фоторәсемнәрне 8-919-615-74-19 саны буенча ватсапка яки [email protected] электрон почтага җибәрергә.