Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
17 март 2022, 15:47

Пионер җыры фестивале

Конкурс Пионер җыры фестивале Район мәктәпләре укучылары арасында «Үткәннәрне саклап, киләчәкне тудырабыз!» девизы белән пионер җырлары онлайн-фестивале үтте. Ул В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгына багышланды.

Конкурста өченче-җиденче сыйныфларда укучы 200дән артык малай һәм кыз катнашты. Жюри һәр коллектив һәм ялгыз башкаручының иҗади үзенчәлеген, педагогларның репертуар сайлау һәм балалар коллективы белән эшләү осталыгын бәһалады.

Укучылар Советлар Союзы пионерларының балалар җәмәгать оешмасы, пионерлар хәрәкәте тарихы турында җырлар башкарды. Балачакларында Советлар Союзы Геройлары, летчик-космонавтлар, атаклы галимнәр, танылган табиблар, артистлар һәм башка һөнәр ияләре барысы да пионер булган бит.

Гимназия, 1нче Кушнаренко, Иске Камышлы, Иске Тукмаклы һәм Иске Кормаш урта мәктәпләренең хор коллективлары «Хор башкаруы» номинациясендә җиңүче дип табылды.

1нче урта мәктәп укучысы Серафим Йосыпов «Ялгыз башкаручы» номинациясендә беренче урынны алды. Әхмәт урта мәктәбеннән Руфина Бакиева, Карача-Елгадан Лилия Шәмсиева һәм Шәриптән Эвелина Әбдрәимова – өченче урыннарда. 

Пионер җырлары – безнең милли казанышыбыз, горурлыгыбыз һәм тарихыбыз.

Гүзәл УСМАНОВА, «Тау» өстәмә белем үзәгенең өлкән педагогы.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: