Безгә төрле яшьтәге мөлаем хатын-кызлар – картәниләр, әниләр, кызларның язгы кәефен, елмаюын чагылдырган фоторәсемнәр җибәрегез.
Аларны «конкурс»ка тамгасы куеп, анда сурәтләнүче кеше хакында кыскача мәгълүмат (исем-шәрифләре, кайда яшәве һәм бәйләнеш өчен телефон) язып, 8-919-615-74-19 номеры буенча ватсапка юллагыз.
Фоторәсемнәр чит чыганаклардан алынган булырга тиеш түгел, конкурс таләпләренә туры килмәгән фотосурәтләр каралмаячак. Килгән барлык эшләр гәзитебез сайтында, социаль челтәрдәге рәсми төркемнәрдә бастырылачак. Конкурс тәмамлангач, бөтен фоторәсемнәр гәзиттә урын алачак.
Ике җиңүче билгеләячәкбез. Аларны жюри әгъзалары (редакция хезмәткәрләре һәм проект иганәчеләре) сайлаячак.