Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
23 ноябрь 2021, 16:00

Ягымлы тавышлы әнием

Дуслар! Аналарга карата ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән «Минем әнием – иң яхшысы!» исемле яңа фотоконкурс игълан итәбез.

Ягымлы тавышлы әнием
Ягымлы тавышлы әнием

 

Ул «Әнием елмаюы» һәм «Өч буын» дип аталган ике номинациядә 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен конкурс эшләрен һәм аның кечкенә тасвирламасын 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрү кирәк. Язмагызда эшнең исеме, исем-шәрифләрегез һәм яшәү урыныгыз күрсәтелергә тиеш.

Фотосурәтләр компьютер программасы ярдәмендә эшкәртелмәгән булсын. Һәр катнашучы нибары бер фоторәсем тәкъдим итә ала, фотоколлажлар кабул ителми. Конкурста тик һәвәскәр үзе төшергән фоторәсемнәр генә катнаша. Редакция коллективы һәр номинация буенча берәр җиңүчене билгеләячәк. Аларга истәлекле бүләк һәм грамота тапшырылачак.

Конкурска җибәрелгән эшләрнең һәрберсен гәзит битләрендә дә чагылдырачакбыз. Барыгызга да уңышлар телибез!

Ягымлы тавышлы әнием

Конкурсыбызга килгән чираттагы хат-хәбәрне «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Алина Фәттаховадан алдык. Ул безгә әнисе Риманың фоторәсемен һәм түбәндәге юлларны язып җибәргән:

«Әнием сәүдә өлкәсендә хезмәт сала. Шуңа да аңа бик иртә эшкә китәргә һәм соң кайтырга туры килә. Мондый көннәрдә йортыбыз бушап калгандай була. Ул өйдә булмаса, миңа да күңелсез, аны юксынам. Чөнки әниемне бик нык яратам, аеруча чәчләренең исен, күзләренең төсен яратам. Минем өчен аның йомшак, ягымлы тавышын тыңлап йоклап китүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк».  

* * *

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең дә әниегез яки картәниегез турында кечкенә язма белән фоторәсем җибәрү мөмкинлегегез бар. Ашыгыгыз, Әниләр көненә бик аз вакыт калды.

   

 

 

Ягымлы тавышлы әнием
Ягымлы тавышлы әнием
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: