Яңа көн
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
23 ноябрь 2021, 10:00

Бәхетле балачак өчен рәхмәт!

Конкурслар "Минем әнием – иң яхшысы!" Бәхетле балачак өчен рәхмәт!

Бәхетле балачак өчен рәхмәт!
Бәхетле балачак өчен рәхмәт!

Дуслар! Аналарга карата ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән «Минем әнием – иң яхшысы!» исемле яңа фотоконкурс игълан итәбез.

Ул «Әнием елмаюы» һәм «Өч буын» дип аталган ике номинациядә 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен конкурс эшләрен һәм аның кечкенә тасвирламасын 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрү кирәк. Язмагызда эшнең исеме, исем-шәрифләрегез һәм яшәү урыныгыз күрсәтелергә тиеш.

Фотосурәтләр компьютер программасы ярдәмендә эшкәртелмәгән булсын. Һәр катнашучы нибары бер фоторәсем тәкъдим итә ала, фотоколлажлар кабул ителми. Конкурста тик һәвәскәр үзе төшергән фоторәсемнәр генә катнаша. Редакция коллективы һәр номинация буенча берәр җиңүчене билгеләячәк. Аларга истәлекле бүләк һәм грамота тапшырылачак.

Конкурска җибәрелгән эшләрнең һәрберсен гәзит битләрендә дә чагылдырачакбыз. Барыгызга да уңышлар телибез!

Бәхетле балачак өчен рәхмәт!

Әнием Регина Мирсәяпова изге күңелле, сөйкемле һәм назлы аналарның берсе. Аның каендай зифа һәм нәфис булуына, куе чәчле һәм матур күзләренә сокланабыз. Ул иң шәфкатьле һөнәр иясе – шәфкать туташы, район больницасында хезмәт сала.

Безгә, энем Данияр белән аның белән яшәве рәхәт һәм тыныч. Икебезнең беребез авырса, без тизрәк савыксын өчен, әниебез бар көчен, күңелен безгә бирә. Ул балалары хакына бөтен мөмкинлекләрне файдаланачак. Һәр эш-хәлгә төпле акыл һәм фикерләү белән алына.

Әниләрнең тышкы чибәрлеге аларның эчке матурлыгы белән тулылана. Аның һәрвакыт миңа ышанганын һәм минем белән горурланганын ачык беләм. Бу миңа үз-үземә ышаныч өсти. Үсеп җиткәч тә, әниемә гел булышачакмын дип уйлыйм. Аңа бәхетле балачагыбыз өчен рәхмәтемне җиткерәм!   

Самира МИРСӘЯПОВА.  

* * *

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең дә әниегез яки картәниегез турында кечкенә язма белән фоторәсем җибәрү мөмкинлегегез бар. Ашыгыгыз, Әниләр көненә бик аз вакыт калды.

         

 

 

Бәхетле балачак өчен рәхмәт!
Бәхетле балачак өчен рәхмәт!
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: