Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
22 ноябрь 2021, 11:17

Сез безгә бик кирәк!

Конкуслар "Минем әнием – иң яхшысы!" Сез безгә бик кирәк!

Сез безгә бик кирәк!
Сез безгә бик кирәк!

Дуслар! Аналарга карата ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән «Минем әнием – иң яхшысы!» исемле яңа фотоконкурс игълан итәбез.

Ул «Әнием елмаюы» һәм «Өч буын» дип аталган ике номинациядә 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен конкурс эшләрен һәм аның кечкенә тасвирламасын 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрү кирәк. Язмагызда эшнең исеме, исем-шәрифләрегез һәм яшәү урыныгыз күрсәтелергә тиеш.

Фотосурәтләр компьютер программасы ярдәмендә эшкәртелмәгән булсын. Һәр катнашучы нибары бер фоторәсем тәкъдим итә ала, фотоколлажлар кабул ителми. Конкурста тик һәвәскәр үзе төшергән фоторәсемнәр генә катнаша. Редакция коллективы һәр номинация буенча берәр җиңүчене билгеләячәк. Аларга истәлекле бүләк һәм грамота тапшырылачак.

Конкурска җибәрелгән эшләрнең һәрберсен гәзит битләрендә дә чагылдырачакбыз. Барыгызга да уңышлар телибез!

Сез безгә бик кирәк!

Әниләргә багышланган конкурста без дә катнашырга булдык. Әниебез Гөлназ Гыйзетдинова – дөньяда иң изге күңелле, иң матур аналарның берсе. Туганым да, мин дә аны хөрмәт итәргә тиешлегебезне яхшы аңлыйбыз. Ул игътибарлы, акыллы зат. Йөзеннән елмаю өзелмәгәнгә күрә, бик матур да. Ә елмаю аңа бик килешә.

Ул чын әхирәтем кебек, чөнки мине зур кыз итеп кабул итә, тигез күрә. Чәчләремне толымнарга үрә, дәрес әзерләгәндә дә ярдәм итәргә вакыт таба. Кәефебез белән дә гел кызыксынып тора. Ә без аның турында уйлыйбыз: кәефе яхшы булуын телибез һәм «Нинди матур киенгәнсең!» дигән сүзләрне кызганмыйбыз. Әниебез елмаеп торучы, тырыш һәм шаян да.

Ә кемгә охшап шундый булган соң дисәгез, картәниебез Роза Кунафинага дип җавап бирә алабыз. Чөнки бар яхшылыкка ул аңардан өйрәнгән. Картәниебезне үстергән карт картәниебез Нәҗибә Әхмәдиева турында да тик яхшы сүзләр генә әйтеп була: олы йөрәкле, җыерчыклануга карамастан, иң йомшак куллы кеше ул. Без, туганым Азамат белән, иң бәхетле бала, онык һәм оныкач. Чөнки безнең янәшәбездә шундый олы җанлы кешеләр яши. Кадерлеләребез! Озын-озак яшәгез! Сез безгә бик кирәк!

Аделина ГЫЙЗЕТДИНОВА.

* * *

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең дә әниегез яки картәниегез турында кечкенә язма белән фоторәсем җибәрү мөмкинлегегез бар. Ашыгыгыз, Әниләр көненә бик аз вакыт калды.

         

Сез безгә бик кирәк!
Сез безгә бик кирәк!
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: