Яңа көн
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
18 ноябрь 2021, 14:58

Минем әнием – иң яхшысы!

Конкурс Иң изге зат

Минем әнием – иң яхшысы!
Минем әнием – иң яхшысы!

Дуслар! Аналарга карата ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән «Минем әнием – иң яхшысы!» исемле яңа фотоконкурс игълан итәбез.

Ул «Әнием елмаюы» һәм «Өч буын» дип аталган ике номинациядә 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен конкурс эшләрен һәм аның кечкенә тасвирламасын 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрү кирәк. Язмагызда эшнең исеме, исем-шәрифләрегез һәм яшәү урыныгыз күрсәтелергә тиеш.

Фотосурәтләр компьютер программасы ярдәмендә эшкәртелмәгән булсын. Һәр катнашучы нибары бер фоторәсем тәкъдим итә ала, фотоколлажлар кабул ителми. Конкурста тик һәвәскәр үзе төшергән фоторәсемнәр генә катнаша. Редакция коллективы һәр номинация буенча берәр җиңүчене билгеләячәк. Аларга истәлекле бүләк һәм грамота тапшырылачак.

Конкурска җибәрелгән эшләрнең һәрберсен гәзит битләрендә дә чагылдырачакбыз. Барыгызга да уңышлар телибез!

* * *

Иң изге зат

Чираттагы бәйгечебез – район мәдәният йортының «Сандугач» татар фольклор халык ансамбеле җитәкчесе Динара Фазлыева.

«Гаиләдә без дүрт кыз үсәбез. Әниебез безне ничек барбыз, шулай ярата. Вакыт-вакыт күзләрендә моңсулык һәм арыганлык чагылса да, аңардан барыбер җылылык бөркелеп тора. Ул безнең казанышларыбызга сөенә, уңышсызлыкларга очрашсак, көенә. Якын кешебезнең һәрчак безгә ярдәмгә килүе турында һәребербез белә. Авырганда да, шатланган чагыбызда да ул гел янәшәбездә. Бер караштан ук синең кәефең һәм борчуларыңны аңлап алучы тагын берәр изге зат бармы соң бу дөньяда? Без, кызлары, аны һәрвакыт елмаеп торучы һәм бәхетле итеп күрергә, беркайчан да күз яшьләре түкмәвен телибез. Аны бик нык яратабыз, хөрмәт итәбез. Тынычлык һәм изгелек хөкем итүче йортта яшәвебез өчен язмышыбызга рәхмәтлебез.

Кызлары Ләйсән, Лилия, Зөлфия һәм Гөлназ.

* * *

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең дә әниегез яки картәниегез турында кечкенә язма белән фоторәсем җибәрү мөмкинлегегез бар. Ашыгыгыз, Әниләр көненә бик аз вакыт калды.

         

 

Минем әнием – иң яхшысы!
Минем әнием – иң яхшысы!
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: