Ул «Әнием елмаюы» һәм «Өч буын» дип аталган ике номинациядә 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен конкурс эшләрен һәм аның кечкенә тасвирламасын 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрү кирәк. Язмагызда эшнең исеме, исем-шәрифләрегез һәм яшәү урыныгыз күрсәтелергә тиеш.
Фотосурәтләр компьютер программасы ярдәмендә эшкәртелмәгән булсын. Һәр катнашучы нибары бер фоторәсем тәкъдим итә ала, фотоколлажлар кабул ителми. Конкурста тик һәвәскәр һзе төшергән фоторәсемнәр генә катнаша.
Һәр номинация буенча берәр җиңүче билгеләнәчәк. Аларга истәлекле бүләк һәм грамота тапшырылачак.
Конкурска җибәрелгән эшләрнең һәрберсен гәзит битләрендә дә чагылдырачакбыз. Барыгызга да уңышлар телибез!
* * *
Таныш булыгыз, бу мөлаем йөзле ханым – Әлфия Нәбиуллина. Ул Иске Тукмаклы авыл биләмәсенең Үгез авылында яши. Тормыш иптәше Фәрит Фәнил улы белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алардан тыш, олы йөрәкле ана тәрбиягә алынган балалар – Дарина, Регина, Альбина, Анна, Элина, Полина, Карина һәм Данияр өчен дә күңелендә урын бар. Алар төрле яшьтә, төрле холык-фигыльле, әмма һәркайсысы ана сөюе, наз һәм хәстәрлеккә мохтаҗ. Әлфия Галимхан кызы һәр баласына вакыт таба, җан җылысын өләшә.
Барысын да тигез күреп тәрбиялиләр. Бергәләп кичке ашны әзерләү дә, ял көннәрендә табигатькә чыгулар да – һәммәсе дә аларны бер гаиләгә туплый. Җәйләрен җиләк-җимеш җыярга йөриләр, төрле уеннар уйныйлар.
Әниләре кечкенәдән үк һәр баланың сәләтен ачарга омтыла. Мөгаен, шуңа да үсеп җитеп һөнәр сайлаганда үз юлларын табу авыр булмагандыр. Алар арасында төрле һөнәр кешеләре бар: табиб, укытучы, дизайнер...
Ишле гаиләдә кызлар һәм малайлар бер-берсен хөрмәт итәргә, кадерләрен белергә өйрәнәләр. Өлкәнрәкләре үз гаиләләрен коруларына кармастан, бүген дә бер-берсе белән аралашып яшиләр, кунакка йөрешәләр. Бергә җыелганда кабат зур өстәл корыла, тәмле ризыклар әзерләнә, камыр ашлары пешерелеп, чәйләр эчелә... Бәхетле ана мондый һәр очрашуга бик шатлана.
Бүген әти-әниләре янында Аня, Карина һәм Данияр яши. Аня колледжда белем ала, Карина белән Данияр мәктәптә укыйлар.
– Кечкенәләр сәнгать белән мавыгалар: кызыбыз рәсем төшерергә ярата, улыбыз музыка белән шөгыльләнә, – ди әниләре.
* * *
Хәрмәтле укучыларыбыз! Сезнең дә әниегез яки картәниегез турында кечкенә язма белән фоторәсем ңибәрү мөмкинлегегез бар. Ашыгыгыз, Әниләр көненә бик аз вакыт калды.