Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Конкурслар
10 ноябрь 2021, 09:24

Минем әнием – иң яхшысы!

Фотоконкурс Минем әнием – иң яхшысы! Дуслар! Аналарга карата ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән «Минем әнием – иң яхшысы!» исемле яңа фотоконкурс игълан итәбез.

Минем әнием – иң яхшысы!
Минем әнием – иң яхшысы!

Ул «Әнием елмаюы» һәм «Өч буын» дип аталган ике номинациядә 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен конкурс эшләрен һәм аның кечкенә тасвирламасын 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрү кирәк. Язмагызда эшнең исеме, исем-шәрифләрегез һәм яшәү урыныгыз күрсәтелергә тиеш.

Фотосурәтләр компьютер программасы ярдәмендә эшкәртелмәгән булсын. Һәр катнашучы нибары бер фоторәсем тәкъдим итә ала, фотоколлажлар кабул ителми. Конкурста тик һәвәскәр һзе төшергән фоторәсемнәр генә катнаша.

Һәр номинация буенча берәр җиңүче билгеләнәчәк. Аларга истәлекле бүләк һәм грамота тапшырылачак.

Конкурска җибәрелгән эшләрнең һәрберсен гәзит битләрендә дә чагылдырачакбыз. Барыгызга да уңышлар телибез!

 

 

Минем әнием – иң яхшысы!
Минем әнием – иң яхшысы!
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: