Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
16 апрель 2021, 15:18

Гаиләбездә аны барысы да ярата

Конкурс Минем этләрем һәм песиләремЧираттагы хатны Бөре шәһәреннән унбер яшьлек Регина Шәнгәрәева язып җибәргән.

Һәр гаиләдә дүрт аяклы дуслар яши торгандыр. Ул эт яки песи, диңгез дуңгызы яки әрлән булуы ихтимал. Ә кайвакыт йортта бөтенләй гаҗәеп хайваннарга урын табыла: ташбака, керпе, төрле балыклар... Араларында дүрт аяксызлары булуга карамастан, аларның һәммәсе дә хуҗаларына сөенеч, яхшы кәеф бүләк итә.

Йорт җәнлекләренә сөю уяту, балаларда игътибарлы һәм сакчыл караш, җаваплылык хисе тәрбияләү – яңа конкурсыбызның төп максаты.

Бәйгебез 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Яраткан дүрт аяклы дустыгыз турындагы фоторәсемле хәбәрегезне конкурста көтеп калабыз. Әгәр дә андый дустыгыз юк икән, әйләнә-тирәгезгә карагыз әле – янәшәдә генә ялгыз көчек яки песи баласы сезне көтеп тормыймы? Конкурска шушы темага төшерелгән фотографияләр һәм рәсемнәр кабул ителә.

Эшләрегезне 8-919-615-74-19 санына ватсапка җибәрегез һәм бәйгенең җиңүчесе булыгыз.

Җиңүчене Халыкара балаларны яклау көне – 1 июньдә игълан итәчәкбез һәм бәйгенең иганәчесеннән бүләк тапшырачакбыз.

* * *

Конкурсыбыз дәвам итә һәм көн саен хат-хәбәрләр кабул итәбез. Чираттагы хатны Бөре шәһәреннән унбер яшьлек Регина Шәнгәрәева язып җибәргән.

«2015 елга кадәр гаиләбез белән Талбазы авылында яшәдек. Хәзер Бөре шәһәрендә яшибез. 2019 елда йортыбызга песи баласы алдык. Аңа мультфильмдагы арслан кушаматын сайладык һәм Симба дип йөртә башладык. Ул чыннан да үзен хайваннар патшасы кебек тота: теләсә нәрсә ашамый, теләсә кайда йокламый, үзен горур тота. Кушаматы, димәк, дөрес сайланылган. Гаиләбездә аны барысы да ярата, ул моны сизеп тора. Ул безнең мәктәптән кайтуны көтеп ала һәм мырылдап каршы ала».

* * *
Хөрмәтле укучылар! Сездән дә 8-919-615-74-19 номерына йорттагы дустыгыз турында зур булмаган хәбәрләр көтеп калабыз.
Читайте нас: