Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
16 апрель 2021, 16:01

Балыкларым һәм тутый кошларым – минем сөенечем

КонкурсБалыкларым һәм тутый кошларым – минем сөенечем

Чираттагы хатны Бөре шәһәреннән унбер яшьлек Регина Шәнгәрәева язып җибәргән.

Һәр гаиләдә дүрт аяклы дуслар яши торгандыр. Ул эт яки песи, диңгез дуңгызы яки әрлән булуы ихтимал. Ә кайвакыт йортта бөтенләй гаҗәеп хайваннарга урын табыла: ташбака, керпе, төрле балыклар... Араларында дүрт аяксызлары булуга карамастан, аларның һәммәсе дә хуҗаларына сөенеч, яхшы кәеф бүләк итә.

Йорт җәнлекләренә сөю уяту, балаларда игътибарлы һәм сакчыл караш, җаваплылык хисе тәрбияләү – яңа конкурсыбызның төп максаты.
Бәйгебез 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Яраткан дүрт аяклы дустыгыз турындагы фоторәсемле хәбәрегезне конкурста көтеп калабыз. Әгәр дә андый дустыгыз юк икән, әйләнә-тирәгезгә карагыз әле – янәшәдә генә ялгыз көчек яки песи баласы сезне көтеп тормыймы? Конкурска шушы темага төшерелгән фотографияләр һәм рәсемнәр кабул ителә.
Эшләрегезне 8-919-615-74-19 санына ватсапка җибәрегез һәм бәйгенең җиңүчесе булыгыз.
Җиңүчене Халыкара балаларны яклау көне – 1 июньдә игълан итәчәкбез һәм бәйгенең иганәчесеннән бүләк тапшырачакбыз.

* * *

«Борынгы заманнан ук тутый кошларны йортта тотканнар. Бу гореф-гадәт Һиндстанда башланган. Башта бу кошларны байлар сарайларында гына тотсалар, тора-бара алар затлы нәселдән булган кешеләр йортларында да очрый башлый. Мондый кошка ия булуны тик байлар гына үзләренә рөхсәт итә алган. Бүген тутый кошны һәркем тәрбияли алуы никадәр сөенечле», – дип яза безгә Сабир.

Гаилә әгъзалары үзләренең «гуппи» токымлы балыкларын да бик яраталар. Алар әлеге кечкенә балыкларны матур төсләре өчен, актив булулары һәм карауда катлаулыклар тудырмавы өчен үз итәләр.

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән дә 8-919-615-74-19 номерына йорттагы дустыгыз турында зур булмаган хәбәрләр көтеп калабыз.

Читайте нас: