Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
15 апрель 2021, 10:02

«Минем йорттагы дустым»

Конкурс «Минем йорттагы дустым»

Һәр гаиләдә дүрт аяклы дуслар яши торгандыр. Ул эт яки песи, диңгез дуңгызы яки әрлән булуы ихтимал. Ә кайвакыт йортта бөтенләй гаҗәеп хайваннарга урын табыла: ташбака, керпе, төрле балыклар... Араларында дүрт аяксызлары булуга карамастан, аларның һәммәсе дә хуҗаларына сөенеч, яхшы кәеф бүләк итә.

Йорт җәнлекләренә сөю уяту, балаларда игътибарлы һәм сакчыл караш, җаваплылык хисе тәрбияләү – яңа конкурсыбызның төп максаты.

Бәйгебез 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Яраткан дүрт аяклы дустыгыз турындагы фоторәсемле хәбәрегезне конкурста көтеп калабыз. Әгәр дә андый дустыгыз юк икән, әйләнә-тирәгезгә карагыз әле – янәшәдә генә ялгыз көчек яки песи баласы сезне көтеп тормыймы? Конкурска шушы темага төшерелгән фотографияләр һәм рәсемнәр кабул ителә.

Эшләрегезне 8-919-615-74-19 санына ватсапка җибәрегез һәм бәйгенең җиңүчесе булыгыз.

Җиңүчене Халыкара балаларны яклау көне – 1 июньдә игълан итәчәкбез һәм бәйгенең иганәчесеннән бүләк тапшырачакбыз.

* * *

«Йортыбызда иң яхшы дусларыбыз – ул йорт хайваннары булуы барысына да мәгълүм.

Безнең дә Малыш исемлек песиебез һәм Мила исемле кечкенә көчегебез бар. Алар икече дә җитезләр, шаяннар. Кайвакыт аларны күз уңында тотарга өлгерми калабыз. Хәзер инде бераз үсә төштеләр. Алар матур һәм бик йомшаклар. Энем Данияр белән аларны бергә тәрбиялибез: ашатабыз, уйныйбыз. Кайчагында алар тәртип тә бозып куя. Аеруча Малыш диваныбызны тырнаклары белән тишкәли.

Тик моңа карамастан, Малышны да, Миланы да бик нык яратабыз, чөнки алар гаиләбез әгъзалары кебек».

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән дә 8-919-615-74-19 номерына йорттагы дустыгыз турында зур булмаган хәбәрләр көтеп калабыз.

Читайте нас: