Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
15 апрель 2021, 10:10

Минем этләрем һәм песиләрем

Конкурс Минем этләрем һәм песиләрем

Һәр гаиләдә дүрт аяклы дуслар яши торгандыр. Ул эт яки песи, диңгез дуңгызы яки әрлән булуы ихтимал. Ә кайвакыт йортта бөтенләй гаҗәеп хайваннарга урын табыла: ташбака, керпе, төрле балыклар... Араларында дүрт аяксызлары булуга карамастан, аларның һәммәсе дә хуҗаларына сөенеч, яхшы кәеф бүләк итә.

Йорт җәнлекләренә сөю уяту, балаларда игътибарлы һәм сакчыл караш, җаваплылык хисе тәрбияләү – яңа конкурсыбызның төп максаты.

Бәйгебез 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Яраткан дүрт аяклы дустыгыз турындагы фоторәсемле хәбәрегезне конкурста көтеп калабыз. Әгәр дә андый дустыгыз юк икән, әйләнә-тирәгезгә карагыз әле – янәшәдә генә ялгыз көчек яки песи баласы сезне көтеп тормыймы? Конкурска шушы темага төшерелгән фотографияләр һәм рәсемнәр кабул ителә.

Эшләрегезне 8-919-615-74-19 санына ватсапка җибәрегез һәм бәйгенең җиңүчесе булыгыз.

Җиңүчене Халыкара балаларны яклау көне – 1 июньдә игълан итәчәкбез һәм бәйгенең иганәчесеннән бүләк тапшырачакбыз.

* * *

«Йорт-ихатамда иң якын дусларым – ул минем этләрем һәм песиләрем. Дөресен әйткәндә, башка йорт хайваннарын да яратам.

Эт – кешенең иң тугры дусты, диләр. Моның белән мин тулысынча килешәм. Алар ярдәмендә сљенеч һәм шатлык хисе кичерәбез. Этләребез Малыш һәм Альма йортыбызны саклый.

Этләрнең хуҗаларына карата тугры булуларында шигем юк. Вафат булган хуҗасын көткән легендар Хатико атлы эт тарихын гына искә алсаң да, моңа инанып була. Хатико – тугрылык үрнәге.

Өстәвенә алар бик акыллылар, кешегә тиз ияләшәләр. Сукбай этнең күзенә карасаң да, аның никадәр аңлы каравына төшенәсең. Гүя күзләрендә аларның бар булмышы чагыла.

Песиләр дә дөньядагы иң яхшы җәнлекләрнең берсе. Минем Стасик һәм Кузьма– тәрбиялеләр. Алар тормышымның үзенчә бер төсе, бер бизәге. Минемчә, песи яшәгән йортта үзгә бер тљрле уңайлылык бар кебек. Алар да хуҗаларын саклыйдыр төсле. Әмма иң мөһиме – алар безгә тугры дүрт аяклы дуслар.

* * *
Хөрмәтле укучылар! Сездән дә 8-919-615-74-19 номерына йорттагы дустыгыз турында зур булмаган хәбәрләр көтеп калабыз.
Читайте нас: