Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Конкурслар
12 апрель 2021, 14:39

«Минем йорттагы дустым»

Конкурс«Минем йорттагы дустым»

Һәр гаиләдә дүрт аяклы дуслар яши торгандыр. Ул эт яки песи, диңгез дуңгызы яки әрлән булуы ихтимал. Ә кайвакыт йортта бөтенләй гаҗәеп хайваннарга урын табыла: ташбака, керпе, төрле балыклар... Араларында дүрт аяксызлары булуга карамастан, аларның һәммәсе дә хуҗаларына сөенеч, яхшы кәеф бүләк итә.

Йорт җәнлекләренә сөю уяту, балаларда игътибарлы һәм сакчыл караш, җаваплылык хисе тәрбияләү – яңа конкурсыбызның төп максаты.

Бәйгебез 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Яраткан дүрт аяклы дустыгыз турындагы фоторәсемле хәбәрегезне конкурста көтеп калабыз. Әгәр дә андый дустыгыз юк икән, әйләнә-тирәгезгә карагыз әле – янәшәдә генә ялгыз көчек яки песи баласы сезне көтеп тормыймы? Конкурска шушы темага төшерелгән фотографияләр һәм рәсемнәр кабул ителә.

Эшләрегезне 8-919-615-74-19 санына ватсапка җибәрегез һәм бәйгенең җиңүчесе булыгыз.

Җиңүчене Халыкара балаларны яклау көне – 1 июньдә игълан итәчәкбез һәм бәйгенең иганәчесеннән бүләк тапшырачакбыз.

Редакция.

Читайте нас: