Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
19 март 2021, 15:51

Безнең яшь талантлар

Конкурслар Безнең яшь талантлар

Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белем бирү буенча республика укыту-методика үзәге, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты «Яшь талантлар» Бөтенроссия АРТ-проектының төбәк сайлап алу этабын үткәрде.

Безнең районның яшь талантлары – балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре лаеклы чыгыш ясадылар. Илшат Зәйнетдинов – беренче, апалы-сеңелле Руфина һәм Альбина Бакиевалар икенче һәм өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

Шулай ук республикабыз башкаласында үткән «Урал йолдызлары» бәйгесенең дә нәтиҗәләре билгеле булды.

– Чаралар үткәрүгә чикләүләрне бетерүләре бик әйбәт булды әле. Хәзер яңадан зур сәхнәдә тамашачы алдында чыгыш ясау мөмкинлеге туды. Укучыларым монда да сынатмады. Альбина һәм Руфина Бакиевалар һәм Илшат Зәйнетдиновның чыгышларын жюри югары бәһалады. Берлектәге эшебез өчен концертмейстер Зилә Сөнәевага ихлас рәхмәтлебез, – диде яшь талантларның укытучысы Елена Латыйпова.

Бу бәйгедә Руфина беренче урынга лаек булды. Альбина белән Илшат икенче урынны бүлеште. Аларга яңа иҗади уңышлар телибез.

Фотолар ачык чыганаклардан.

Читайте нас: