Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
22 гыйнвар 2021, 13:21

Үрнәкле башкорт гаиләсе

Конкурслар Үрнәкле башкорт гаиләсе

Районда «Үрнәкле башкорт гаиләсе» конкурсының төбәк этабы үтте. Анда республиканың өч районыннан гаиләләр катнашты. Аларның берсе безнең районнан иде.

Бәйге читтән торып оештырылды. Жюри әгъзалары тәкъдим ителгән видеороликларны карап, өч номинациядә җиңүчеләрне билгеләде. Нуриман районыннан Бикбаевлар– «Гаилә кыйммәтләре», безнең районнан Зәйнетдиновлар – «Гаилә иҗаты» номинацияләрендә беренче урыннарны алды. Мишкә районыннан Хәсәновларга икенче урын бирелде.

Зәйнетдиновлар гаиләсе район данын бәйгенең республика этабында яклаячак. «Үрнәкле башкорт гаиләсе» конкурсында җиңүчеләр 1 мартта Уфа шәһәрендә үтәчәк «Етегән» бәйрәмендә билгеләнәчәк.

Зәйнетдиновлар гаиләсенә конкурсның республика этабында да уңышлар телибез.

Читайте нас: