Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
13 гыйнвар 2021, 17:57

Иң яхшы шәһәрчекләр бүләкләнде

Конкурс Иң яхшы шәһәрчекләр бүләкләнде

Яңа ел бәйрәмнәре чорында «Иң яхшы боз шәһәрчеге» конкурсы оештырылган иде. Күп кенә актив кешеләр һәр елны кышкы каникулда балалар рәхәтләнеп ял итә алсын өчен үз йортлары каршында боз шәһәрчекләре төзиләр. Быел да шулай булды.

Ә аларның иң кызыклылары, Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы үткәргән конкурска кушылып, бүләккә лаек булды һәм бәйгенең республика этабында катнашачак.

Беренче урынга хаклы рәвештә Андреевка төбәгенең боз шәһәрчеге лаек дип табылды. Биредә яшәүчеләр бердәмлек һәм тупланганлык күрсәтеп, агачтан зур тау төзеделәр һәм бәйрәм чыршысы бизәделәр.

Җирле башлангычларны яклау программасы кысаларында үз мәйданчыкларын төзекләндерүче Подстанция төбәгендә яшәүчеләргә икенче урын бирелде.

Тарабердино авылының Гаилә скверы тирәсендә яшәүчеләр төзегән шәһәрчекөченче урынны алды.

Район хакимияте вәкилләре, боз шәһәрчекләрендә булып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Боз шәһәрчекләре төзү акциясе Яңа ел бәйрәмнәрен оештыру буенча республика планына ярашлы оештырылды.

Киләсе елда кышкы бәйгеләрдә тагын да күбрәк кеше катнашыр һәм бүләккә лаек булыр дип ышанабыз.
Читайте нас: