Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
9 октябрь 2020, 13:33

Язылучыларга – бүләкләр!

Конкурслар Язылучыларга – бүләкләр!

Киләсе елның беренче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу кампаниясе дәвам итә. Аның кысаларында Кушнаренко мәгълүмат үзәге укучыларыбыз өчен бүләкле конкурс оештыра. 2021 елның беренче яртыеллыгына язылган һәркем бүләк уйнатуда катнаша алачак.
Ун-унбиш ел элек кенә илебездә һәр гаилә кәм дигәндә дүртәр-бишәр гәзит һәм журнал алдыра иде. Халык барлык кызыклы яңалыкны, файдалы мәгълүматны төрле кәгазь басмалардан алды. Әлбәттә, алар арасында район гәзите дә иң укымлыларның берсе булды. Редакция ветераннары хәтерләвенчә, "Яңа көн"гә тулы коллективлар белән бергә язылганнар. Эшче булсынмы, колхозчымы яки интеллигенция вәкилеме – барысы да бердәй укырга яраткан.

Кызганычка, бу көннәр үткәннәрдә калды. Ләкин бүген дә гомере буена гәзит-журналлардан аерылмаганнар бар. Нәкъ алар язылу кампаниясенең беренче көненнән үк гәзитне алдырыга теләк белдерә.

–Монда яшәп һәм район яңалыкларыннан читтә калу мөмкин түгел. Әлеге гәзит аша кешеләрнең юбилее хакында беләбез, вафат булганнар турында сагышланабыз, кем турындадыр яхшы сүзләр язсалар, сөенәбез, – диләр даими әбүнәчеләребез.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Кемгәдер, мөгаен, гәзитнең электрон версиясен алдыру уңайлыдыр. Рәхим итегез, андый мөмкинлек тә бар! Әгәр дә күнегелгән кәгазь формада күңелегезгә якын икән, вакыт бераз бар әле, язылып калырга өлгерегез. Шулай ук редакциянең үзендә дә язылырга мөмкин, ул сезгә нибары 600 сумга гына төшәчәк, ләкин бу очракта, аны үзегезгә килеп алу зарури.

Гәзитле дә, кыйммәтле бүләкле дә буласыгыз килсә, бүгеннән үк киләсе елның беренче яртыеллыгына язылырга ашыгыгыз. Безнең белән калыгыз!

Читайте нас: