Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
5 октябрь 2020, 17:45

Максат-хыялларга таба

Конкурслар Максат-хыялларга таба

Утыз елга якын бу проект башкорт эстрадасының яшь башкаручылары өчен иң зур старт мәйданчыгы булып тора. Әлеге чарада катнашучыларның шактыеның бүген үз аудиториясе һәм тамашачысы бар. Фестиваль этаплары Уфада, республика шәһәрләре һәм районнарында, Санкт-Петербург, Татарстан, Оренбург, Курган, Чиләбе, Самара, Саратов, Свердловск өлкәләрендә, Пермь краенда һәм Ханты-Манси округында узачак. Һәр сайлап алу туры ахырында катнашучылар һәм тамашачыларны башкорт эстрадасы йолдызлары катнашлыгында зур концерт көтә.

Күптән түгел абруйлы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, экспертлардан торучы остазлар командасы безнең районга да килде. Анда якын-тирә районнардан җыелган башкаручылар өчен сайлап алу туры њтте. Башкортстан Республикасының атказанган артисты, танылган җырчы, композитор, продюсер Рљстәм Гыйззәтуллин, Zuo Guan 2019 халыкара конкурсының көмеш призеры, Уфа кызы, Кытайда танылу алган Ольга Филиппова, башкорт рэп-башкаручысы, блогер, шоумэн Алтынай Вәлитов һәм башкорт рэп-башкаручысы, MC Bash тәхәллүсе астында билгеле булган Заһит Кунафин башкаручыларны бәяләделәр, үз киңәшләрен бирделәр, теләкләрен һәм искәрмәләрен белдерделәр. Тәҗрибәле, үз эшенең осталары булган кешеләр әйткән барлык сүзләр дә конкурсантлар тарафыннан дөрес кабул ителде.
Сайлап алуда районыбыздан ике кеше катнашты. Танчулпан Сабитова (Югары Сәет авылы) һәм Филия Азетдинова (Талбазы авылы) район данын яклап, биредә талантлы яшьләр яшәвен күрсәттеләр.

Филия Азетдинова өченче урынны алды һәм конкурсның икенче этабына узды.

– Танылган сәнгать осталары алдында, билгеле, имтихан тоту дулкынландыргыч булды. Тик максатым, хыялым булганга, туктап калырга ярамый. Алга барырга һәм иҗат итәргә кирәк! – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты яшь башкаручы.

12 октябрьдә Советлар Союзы Герое В. Паширов исемендәге мәдәният һәм ял паркында башкорт эстрадасы йолдызлары катнашлыгында концерт булачак.

17-18 ноябрьдә сайлап алу этапларында җиңүчеләр фестивальнең төп сәхнәсендә – проектның гала-концертында чыгыш ясау хокукы љчен көрәшәчәк. Ә 20 ноябрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында «Яшьлек-шоу» фестиваленең гала-концерты булачак.
Без исә якташыбыз Филия Азетдиновага конкурс финалына җитеп, җиңеп чыгуын көтеп калабыз! Ә без теләп торырбыз!

Читайте нас: