Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
1 сентябрь 2020, 17:59

Төп бүләкне яуладылар

КонкурсларТөп бүләкне яуладылар

Массакүләм чараларны чикләүләргә карамастан, конкурс, фестиваль һәм флеш-моблар дәвам итә. Әмма онлайн режимда.

Шушы көннәрдә районыбызга янә сөенечле хәбәр килде: район мәдәният йортының “Агыйдел моңнары” квартеты – вокалистлар Роза Сабурова, Мөнирә Хаматханова, Гөлназ Ханнанова һәм Динара Фазлыева “Яши әле, башкорт моңнары” Төбәкара онлайн-конкурста иң югары бүләккә лаек булдылар. Башкорт халык җырлары һәм эстрадасы көйләрен пропагандалау, башкорт халкының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау, халыкчан башкару традицияләрен үстерү – мәртәбәле конкурсның төп максаты.

Әлеге бәйге Оренбург өлкәсендә үткәрелеп, Башкортстан, Татарстан, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләреннән бик күп башкаручыны җыя алды. Бу башлангычны Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Халыклар дуслыгы йорты да хуплады.

Шунсы сөенечле, жюри әгъзалары танылган эстрада башкаручылары һәм Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең мәдәният эшлеклеләре арасыннан безнең кызларның талантын лаеклы бәһалый алдылар – алар төп бүләккә ия булды.

Талантлы квартетны җиңүләре белән ихлас тәбриклибез һәм алда иҗади уңышлар юлдаш булуын, илһам бирүче моңнан аерылмауларын телибез!

Читайте нас: