Менә яңа фотоконкурс игълан итәргә дә вакыт җитте. Анда ундүрт яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Матур җәй көннәрендә һәрберегез сабыйларыгызны фоторәсемгә төшерәсездер дип ышанабыз. Чөнки бу соңгы елларда кешеләр арасында үтә модалы юнәлешкә әйләнде.
Җәй нурларын саклаган фоторәсемнәрегез белән безнең белән дә бүлешергә чакырабыз. Район гәзите “Бэби маркет” балалар кибете белән берлектә үткәргән “Җәйге әкият” фотоконкурсында катнашып, җиңү яулау мөмкинлеген ычкындырмагыз. Әлеге балалар әйберләре оҗмахы Большевик урамы, 36нчы йортта урнашкан (“Монетка” һәм “Пенсия фонды арасыннан керергә). Кибет 10нан 19 сәгатькә кадәр эшли. Биредә сезне мөлаем һәм ярдәмчел сатучылар каршы алачак. Иганәчебез «Бэби маркет» кибетендә сез яраткан балагыз өчен уенчыклар гына түгел, яхшы сыйфатлы өс һәм аяк киеме дә таба аласыз.
“Бердәнбер улым Динарга унике яшь. Ул бик яхшы билгеләргә генә укый. Ул икетуган энеләре һәм сеңелләре белән уйнарга ярата. Ял көннәрендә туганнар белән бергәләп табигатькә чыгарга тырышабыз. Шуңа да һава торышы атна буена җылы һәм кояшлы торганда, без җыелышып, ике көнгә Агыйдел буена ял итәргә юлландык. Палаткаларда яшәдек, ризыкны да учакта әзерләдек. Мондый ял һәрберебезнең күңеленә хуш килде”, – дип яза конкурсантның әнисе Альмира Сахман кызы.
“Ял итү өчен сайланган урын безгә ошады. Өлкәннәр ашарга әзерләгән арада, без, балалар, әйләнә-тирәне тикшерергә булдык. Йөреп-йөгереп арыганнан соң, кабат олылар янына кайттык. Безне әзер табын көтә иде. Саф һава, кыздырылган шашлыкның хуш исе, кошларның моңлы тавышлары һәм кояш нурлары чолганышына эләккәндәй булдык. Туклыклы төшке аштан соң акланда туп уйнадык. Табигатьтәге вакыт сизелми үтеп китсә дә, аны сәламәтлегебез өчен файдалы уздырдык. Ә иң мөһиме – бергәләп!”– дип дәвам иткән хатны Динар үзе дә.
Динар, уңышлар телибез сиңа!
* * *Шулай итеп, конкурсыбыз яңа уку елы башлануга кадәр дәвам итәчәк. Аңа 1 сентябрь көнне йомгак ясыйячакбыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Бәйгедә катнашу өчен чикләр юк, анда республикабызның һәр баласы катнаша ала. Ә бүген Самира һәм Азалия Садретдиноваларга уңышлар телибез!