Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
23 июль 2020, 13:03

Ә бездә яңа бәйге!

Конкурс Ә бездә яңа бәйге!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Менә яңа фотоконкурс игълан итәргә дә вакыт җитте. Анда ундүрт яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Матур җәй көннәрендә һәрберегез сабыйларыгызны фоторәсемгә төшерәсездер дип ышанабыз. Чөнки бу соңгы елларда кешеләр арасында үтә модалы юнәлешкә әйләнде.

Җәй нурларын саклаган фоторәсемнәрегез белән безнең белән дә бүлешергә чакырабыз. Район гәзите “Бэби маркет” балалар кибете белән берлектә үткәргән “Җәйге әкият” фотоконкурсында катнашып, җиңү яулау мөмкинлеген ычкындырмагыз. Әлеге балалар әйберләре оҗмахы Большевик урамы, 36нчы йортта урнашкан (“Монетка” һәм “Пенсия фонды арасыннан керергә). Кибет 10нан 19 сәгатькә кадәр эшли. Биредә сезне мөлаем һәм ярдәмчел сатучылар каршы алачак. Иганәчебез «Бэби маркет» кибетендә сез яраткан балагыз өчен уенчыклар гына түгел, яхшы сыйфатлы өс һәм аяк киеме дә таба аласыз.

Хөрмәтле дуслар! Конкурста катнашу өчен балагызның җәйге пейзаж фонында төшкән фоторәсемнәрен 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрегез. Элемтә өчен телефоныгызны калдырырга да онытмагыз. Һәр катнашучыдан өч фоторәсем кабул ителә. Алар кайда һәм нинди шартларда төшерелүе хакында, балагыз турында да (исеме, яше, нәрсә белән мавыга) кыскача мәгълүмат көтеп калабыз. Җиңүчеләр, гадәттәгечә, караулар саны буенча билгеләнәчәк. Никадәр күбрәк дусларыгыз һәм танышларыгыз сезнең турындагы язманы укыячак, шулкадәр җиңүгә якынаячаксыз. Төп бүләк – иганәчебездән сертификат.

Исегезгә төшерәбез: конкурсны басмабызның электрон версиясе битләрендә уздырабыз. Аның нәтиҗәләре белән район гәзите битләрендә дә таныша алачаксыз.

Шулай итеп, конкурсыбыз яңа уку елы башлануга кадәр дәвам итәчәк. Аңа 1 сентябрь көнне йомгак ясыйячакбыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Бәйгедә катнашу өчен чикләр юк, анда республикабызның һәр баласы катнаша ала.

Читайте нас: