Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
23 март 2020, 17:44

Иҗади табигатьле хатын-кыз

КонкурсИҗади табигатьле хатын-кызТабигатьһәммәбезне дә якты бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март якынлашуы турында искәртә....***Күз нурлары, күңел җылысы белән. Күпләр бәйләмгә хаклы ялга чыккан әбиләр шөгыле дип карый. Әлбәттә, бу ялгыш фикер....

Конкурс

Иҗади табигатьле хатын-кыз

Табигатьһәммәбезне дә якты бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март якынлашуы турында искәртә. Һәр кибеттә сатуга куелган чәчәкләр дә моңа ишәрәли сыман. Көчле затлардан ел саен гадәти гөлләмәләр кабул итәргә күнеккән хатын-кызларыбыз чираттагы бәйрәмгә нәрсә көтә? Без, тантана патшабикәләре, нәрсә турында хыялланабыз? Бәлки, үзебезнең гүзәллекне тагы да ассызыклап торучы асылташлы бизәкләр турындыдар?.. Хөрмәтле, ирләребез, мондый бүләктә тукталсагыз, һичшиксез, ялгышмассыз...

Бүген укучыларыбыз игътибарына «Иҗади табигатьле хатын-кыз» дип исемләнгән яңа конкурс игълан итәбезю Җиңүчеләргә Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Анастасия Правдинадан кулдан ясалган ике алка бүләк итәчәкбез. Аның кулында һәрнәрәсә сәнгать әсәренә әверелә. Ул сутаж (ефәк шнур), хенд-мэйд (бер данәсендә генә булган кул эшләре) юнәлешләрендә эшли. Ул һәр эшенә осталыгын гына түгел, күңел җылысын да сала. Бизәнгечләренә киптерелгән үлән һәм чәчәкләрне дә кушып җибәрә. Аларның һәрберсе кабатланмас һәм соклангыч килеп чыга. Моның өчен күпме сабырлык, түземлек, чыдамлык кирәккәнен үзе генә белә. Аның коллекциясендә нәфис зәвыкка ия булганнар да үз теләгәнен таба ала.

Мондый матурлыкны кулга төшерергә теләүчеләрне җүлеп итү максатында конкурсыбызны март ахырына кадәр үткәрәчәкбез. Ә 31 март көнне җиңүчеләр билгеләнәчәк. Моның өчен 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка үзегез яки дусларыгызның яраткан шөгыльләре турында зур булмаган хәбәр юллавыгызны сорыйбыз. Хатыгызга эшләрегезне сурәтләгән берничә фоторәсем теркәргә дә онытмагыз.

Эшләр иңат юнәлешләре буенча чикләнми. Бу музыка, аш-су әзерләү, чәчкә үстерү, бәйләү, әдәби иҗат һәм башкалар булуы мөмкин.

Конкурсның тагын бер таләбе – сез конкурсның спонсоры Анастасия Правдинаның ВК социаль челтәрендәге –https://vk.com/club185340874 төркеменә һәм безнең https://vk.com/id425481384, https://ok.ru/profile/572186879609 төркемнәренә кушылырга һәм шәхси битегездә теркәп куярга, дусларыгыз белән бүлешергә. Ике җиңүчене гәзитебезнең https://avangard.rbsmi.ru/ рәсми сайтындагы һәм социаль челтәрдәге карауларны кушу ярдәмендә билгеләячәкбез. Барлык шартлар да үтәлергә тиеш. Һәркем алкалы булу бәхетенә өмет итә ала.


Күз нурлары, күңел җылысы белән

* * *

Хөрмәтле укучылар! Безнең бүләк – оста куллар ясаган, хатын-кызлар яратып кулланган алкалар. Конкурска сез дә кушылыгыз, гүзәл затлар! Моның өчен эшләрегезнең фоторәсемнәрен 8-919-615-74-19 номерындагы ватсапка җибәрегез.

Читайте нас: