Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
4 март 2020, 13:07

«Озын толым – кызлар күрке» конкурсы. Чәчәкәдәй гүзәл Камилла

«Озын толым – кызлар күрке» конкурсыБорын-борыннан кызларның озын толымнарын данлаганнар. Чәчне дә һәр халыкта төрлечә үрү гадәте булган. Алар никадәр озынрак, кызлар да шулкадәр гүзәлрәк, күркәмрәк саналган...* * *Чәчәкәдәй гүзәл КамиллаКамилла Беляева гимназиянең беренче сыйныфында белем ала...

«Озын толым – кызлар күрке» конкурсы

Борын-борыннан кызларның озын толымнарын данлаганнар. Чәчне дә һәр халыкта төрлечә үрү гадәте булган. Алар никадәр озынрак, кызлар да шулкадәр гүзәлрәк, күркәмрәк саналган.

Татар-башкорт кызлары ике толым үреп йөргән. Казах кызлар дүртне – икесе алдан, икесе арттан. Төркмән, үзбәк сылулары – уналты. Ничек кенә булмасын, алар бер максат куйганнар – чәчләренең матурлыгын, күркәмлеген күрсәтү.

Бүген күп кызлар кыска прическаларга өстенлек бирә. Тик шулай да араларында озын толымлы гүзәлләр дә юк түгел. Озын толымлы чибәркәйләрне барлау максаты белән, “Озын толым – кызлар күрке” бәйгесен дәвам итәбез. Җиңүчене җыелган тавышлар буенча билгеләп, бүләк тапшырачакбыз.

Чәчәкәдәй гүзәл Камилла

– Мәктәптәге беренче ел бала љчен генә түгел, безә, ана-аналарга да, катлаулы һәм җаваплы мизгел булып тора. Кызыбызны яратмаган эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткәнебез юк. Чәчләрен үстерү дә – үз теләге. Толымнар белән уңайлырак та, матуррак та дип исәпли ул. Озын толымлы апа буларак, кече сеңелләренә дә үрнәк булып тора, – ди Камилланың әнисе.

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән бәйгебезгә кызларыгыз, апаларыгыз яки әниләрегезнең фоторәсемнәрен һәм кыскача хәбәр-хат көтеп калабыз.
Читайте нас: