Яңа көн
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
4 март 2020, 13:19

Конкурс. Иҗади табигатьле хатын-кыз

КонкурсИҗади табигатьле хатын-кызТабигатьһәммәбезне дә якты бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март якынлашуы турында искәртә....** *Конкурсыбызга балалар музыка мәктәбе укытучысы Зилә Дәүләтшина хат юллаган:...

Конкурс

Иҗади табигатьле хатын-кыз

Табигатьһәммәбезне дә якты бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март якынлашуы турында искәртә. Һәр кибеттә сатуга куелган чәчәкләр дә моңа ишәрәли сыман. Көчле затлардан ел саен гадәти гөлләмәләр кабул итәргә күнеккән хатын-кызларыбыз чираттагы бәйрәмгә нәрсә көтә? Без, тантана патшабикәләре, нәрсә турында хыялланабыз? Бәлки, үзебезнең гүзәллекне тагы да ассызыклап торучы асылташлы бизәкләр турындыдар?.. Хөрмәтле, ирләребез, мондый бүләктә тукталсагыз, һичшиксез, ялгышмассыз...

Бүген укучыларыбыз игътибарына «Иҗади табигатьле хатын-кыз» дип исемләнгән яңа конкурс игълан итәбезю Җиңүчеләргә Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Анастасия Правдинадан кулдан ясалган ике алка бүләк итәчәкбез. Аның кулында һәрнәрәсә сәнгать әсәренә әверелә. Ул сутаж (ефәк шнур), хенд-мэйд (бер данәсендә генә булган кул эшләре) юнәлешләрендә эшли. Ул һәр эшенә осталыгын гына түгел, күңел җылысын да сала. Бизәнгечләренә киптерелгән үлән һәм чәчәкләрне дә кушып җибәрә. Аларның һәрберсе кабатланмас һәм соклангыч килеп чыга. Моның өчен күпме сабырлык, түземлек, чыдамлык кирәккәнен үзе генә белә. Аның коллекциясендә нәфис зәвыкка ия булганнар да үз теләгәнен таба ала.

Мондый матурлыкны кулга төшерергә теләүчеләрне җүлеп итү максатында конкурсыбызны март ахырына кадәр үткәрәчәкбез. Ә 31 март көнне җиңүчеләр билгеләнәчәк. Моның өчен 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка үзегез яки дусларыгызның яраткан шөгыльләре турында зур булмаган хәбәр юллавыгызны сорыйбыз. Хатыгызга эшләрегезне сурәтләгән берничә фоторәсем теркәргә дә онытмагыз.

Эшләр иңат юнәлешләре буенча чикләнми. Бу музыка, аш-су әзерләү, чәчкә үстерү, бәйләү, әдәби иҗат һәм башкалар булуы мөмкин.

* * *

Конкурсыбызга балалар музыка мәктәбе укытучысы Зилә Дәүләтшина хат юллаган:

Читайте нас: