Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
3 март 2020, 18:25

«Озын толым – кызлар күрке» конкурсы

«Озын толым – кызлар күрке» конкурсы * * ** * *Гүзәлләрдән-гүзәл Диана белән АзалияЧираттагы хатны Альбина Сәйфетдиновадан алдык. Ул үзенең кызларының фоторәсемнәре белән түбәндәге юлларны җибәргән:...

«Озын толым – кызлар күрке» конкурсы

Озын калын толымнар турындагы сүзебезне дүвам итүбез. Тарихтан берничү мисал китерик. Рус кызлары бер толымлы булганнар һәм үргәндә «Толымым билгәчә үс, бер бљртеген дә койма» дип әйткәннәр. Никадәр толымың озынрак, кыз шулкадәр матуррак саналган.

Казах кызлары толымнарын чулпы, чәчбау һәм чәч тәңкәләре белән бизәгәннәр. Чәчбау толымның буеннан-буе төшә, чулпы белән бергә чәчнең куелыгын һәм озынлыгын тагы да чагурак күрсәткән. Казахларда чәчләрдә ярты җан яши дигән ышану бар, шуңа да чулпылар чыңы чәчләрне явыз көчләрдән саклый дип уйлаганнар. Чәчтәге бизәү әйберләре кызларны башын арттка тартып торган, ул, үз чиратында, аларга зифа, төз буйлы булырга ярдәм иткән.

* * *

Гүзәлләрдән-гүзәл Диана белән Азалия

Чираттагы хатны Альбина Сәйфетдиновадан алдык. Ул үзенең кызларының фоторәсемнәре белән түбәндәге юлларны җибәргән:

Кече кызым Азалия быел мәктәпкә төште. Апасы кебек үк, ул да музыка мәктәбенең «Хореография» һәм «Декоратив-гамәли иҗат» бүлекләрендә шөгыльләнә. Чәчен теләп үстерә, ике толым итеп үргәнне ярата. Кызлар күрке – толым булуын икесе дә кечкенәдән үк белә. Чәч үстерү генә түгел, аларны тәрбияләп торырга да кирәк. Моны икесе дә белә, бер-берсенең чәчен үрәләр, прическалар ясыйлар. Минем матуркайларым да сезнең конкурста катнашуын телим».

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән бәйгебезгә кызларыгыз, апаларыгыз яки әниләрегезнең фоторәсемнәрен һәм кыскача хәбәр-хат көтеп калабыз.

Читайте нас: