Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
27 гыйнвар 2020, 18:04

Көч-дәрт өстәргә килегез!

КонкурсларКөч-дәрт өстәргә килегез!Бүген районыбызда «Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы старт алды. Биредә үзенең һөнәри белем дәрәҗәсен күтәрергә ниятләгән яшь укытучылар катнаша.

Конкурслар

Көч-дәрт өстәргә килегез!

Бүген районыбызда «Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы старт алды. Биредә үзенең һөнәри белем дәрәҗәсен күтәрергә ниятләгән яшь укытучылар катнаша.

Араларында төрле конкурсларда катнашып, танылу табарга өлгергәннәре дә шактый. Элина Андреева (1нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы), Хафиз Әхмәтҗанов (Шәрип, инглиз теле), Гөлназ Габдрафыйкова (1нче урта мәктәп, тарих һәм җәмгыять белеме), Светлана Князева (гимназия, рус теле һәм әдәбияты), Татьяна Филатова (1нче урта мәктәбе, биология), Эльмира Хәйбрахманова (Әхмәт, математика) һәм Эльмира Шәяхова (Иске Кормаш, башлангыч сыйныф укытучысы) – быелгы бәйгечеләр. Алда аларны сынаулар көтә.

31 гыйнварда мәдәният-спорт комплексында йомгаклау этабы узачак һәм җиңүче билгеләнәчәк. Килегез, күрегез, укытучыларыгызны куәтләп, аларга көч-дәрт өстәгез.

Бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә дә уңышлар телибез!

Читайте нас: