Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
27 декабрь 2019, 16:27

Кечкенә кар бабай

Иң матур чыршыКечкенә кар бабайХөрмәтле укучыларыбыз! «Районның иң матур чыршысы» конкурсын игълан итәбез.Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. * * *Калтай авылында яшәүче Лидия Шафина да конкурсыбызга хат юллаган. Ул матур кечкенә «кар бабай» фоторәсемен җибәргән.

Иң матур чыршы

Кечкенә кар бабай

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Районның иң матур чыршысы» конкурсын игълан итәбез.

Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. Шарт бер генә – һәр катнашучы ике фоторәсем ңибәрергә тиеш. Берсендә чыршы, икенчесендң аның янәшәсендә төшкән үзегез. Бәйгегә 30 декабрьдә йомгак ясалачак.

Җиңүче https://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясенә кереп караучылар саны буенча билгеләнәчәк. Катнашучылар күбрәк тавыш җыю өчен бу адресны танышларына, дусларына җибәрә ала. Сезнең материалга сылтаманы фоторәсемнәрегезне сайтка урнаштырганнан соң җибәрәчәкбез. Рәсемнәрегезне һәм кыска гына текстны (кем җибәргән, кайда яши) 8-919-615-74-19 номеры буенча ватсапка көтәбез.

Районның иң матур чыршысын электрон гәзитебезне укучылар сайлаячак. Кулланучыларның ВКонтакте социаль челтәрендә куйган лайклары исәпкә алынмый.

* * *

Калтай авылында яшәүче Лидия Шафина да конкурсыбызга хат юллаган. Ул матур кечкенә «кар бабай» фоторәсемен җибәргән.

«Гаиләбезнең яратып, көтеп алган могҗизалы бәйрәме – Яңа ел якынлашып килә. өч балабызның һәркайсысы Кыш бабайга һәм аның таягының тылмыс көченә ышана. Кыш килү белән йортыбызда бар сүзләр нәкъ шушы әкият иясе турында гына була башлый. Балаларыма могҗизалар тик ышанганнар белән генә була ала, димен. Ихлас ышанганга, әлегә кадәр шикләре туганы юк. Ел саен курантлар сукканда бергәләп теләк телибез һәм аларның тормышка ашуларын көтәбез. Балаларым Яңа елны үз туган көннәренә караганда да ныграк яратлар кебек. Ул аеруча ике яшьлек Рамазанга кызык. Улыбыз балалар бакчасына йөри, футбол уйнарга, велосипедта йөрергә, пазллар җыярга ярата. Иң мөһиме – түземсезләнеп Кыш бабайны көтә. Без, өлкәннәр дә, бу бәйрәмне балаларыбыз белән бергә булу мөмкинлеге өчен һәм үзебез дә балачакка кайта алу мөмкинлеге өчен үз итәбез. Һәр ата-ана кебек үк, яңа елда да кызларыбыз һәм улыбыз, туганнарыбызның һәркайсысы исән-сау һәм янәшәбездә булуларын телибез.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Конкурслардан читтә калмагыз, катнашыгыз, фоторәсемнәрегезне җибәрегез!

Читайте нас: