Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
24 декабрь 2019, 13:36

Иң матур чыршы

КонкурсИң матур чыршыХөрмәтле укучыларыбыз! «Районның иң матур чыршысы» конкурсын игълан итәбез.Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. Шарт бер генә – һәр катнашучы ике фоторәсем ңибәрергә тиеш. Берсендә чыршы, икенчесендң аның янәшәсендә төшкән үзегез. Бәйгегә 30 декабрьдә йомгак ясалачак...* * *Чираттагы хатыбызда Имил һәм Эмир Габделхаковларның фоторәсеме килде.

Конкурс

Иң матур чыршы

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Районның иң матур чыршысы» конкурсын игълан итәбез.

Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. Шарт бер генә – һәр катнашучы ике фоторәсем ңибәрергә тиеш. Берсендә чыршы, икенчесендң аның янәшәсендә төшкән үзегез. Бәйгегә 30 декабрьдә йомгак ясалачак.

Җиңүче https://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясенә кереп караучылар саны буенча билгеләнәчәк. Катнашучылар күбрәк тавыш җыю өчен бу адресны танышларына, дусларына җибәрә ала. Сезнең материалга сылтаманы фоторәсемнәрегезне сайтка урнаштырганнан соң җибәрәчәкбез. Рәсемнәрегезне һәм кыска гына текстны (кем җибәргән, кайда яши) 8-919-615-74-19 номеры буенча ватсапка көтәбез.

Районның иң матур чыршысын электрон гәзитебезне укучылар сайлаячак. Кулланучыларның ВКонтакте социаль челтәрендә куйган лайклары исәпкә алынмый.

* * *

Чираттагы хатыбызда Имил һәм Эмир Габделхаковларның фоторәсеме килде.
«Календарьда бәйрәмнәр күп, әмма шулар арасында иң тылсымлысы – Яңа ел. Аңа һәрвакыт өметләр баглыйбыз. Ә улларыбыз аны ничек көтә! Берничә ел инде алар Кыш бабайдан сорап, көтеп алынган бүләкләрне яшел купшыкай төбендә таптылар. Аларның балачагы озаккарак сузылсын, зур үскәч тә балалык елларын, тылсымлы Яңа ел бәйрәмнәрен җылылык белән искә алсын дип тырышабыз. Дөньядагы барлык балаларга Яңа елда ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе астында үсүләрен телим. Якынлашып килүче Яңа ел белән!», – дип язган малайларның әнисе Гөлназ.
* * *
Хөрмәтле укучыларыбыз! Конкурслардан читтә калмагыз, катнашыгыз, фоторәсемнәрегезне җибәрегез!

Читайте нас: