Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
24 декабрь 2019, 13:06

Иң матур чыршы

КонкурсИң матур чыршыХөрмәтле укучыларыбыз! «Районның иң матур чыршысы» конкурсын игълан итәбез.Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. Шарт бер генә – һәр катнашучы ике фоторәсем ңибәрергә тиеш. Берсендә чыршы, икенчесендң аның янәшәсендә төшкән үзегез. Бәйгегә 30 декабрьдә йомгак ясалачак...* * *Благовар районының Агарды авылында яшәүче Гөлназ Фәрхетдинова да чыршы һәм үз куллары белән ясалган камин фоторәсемен безгә юллаган.

Конкурс

Иң матур чыршы

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Районның иң матур чыршысы» конкурсын игълан итәбез.

Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. Шарт бер генә – һәр катнашучы ике фоторәсем ңибәрергә тиеш. Берсендә чыршы, икенчесендң аның янәшәсендә төшкән үзегез. Бәйгегә 30 декабрьдә йомгак ясалачак.

Җиңүче https://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясенә кереп караучылар саны буенча билгеләнәчәк. Катнашучылар күбрәк тавыш җыю өчен бу адресны танышларына, дусларына җибәрә ала. Сезнең материалга сылтаманы фоторәсемнәрегезне сайтка урнаштырганнан соң җибәрәчәкбез. Рәсемнәрегезне һәм кыска гына текстны (кем җибәргән, кайда яши) 8-919-615-74-19 номеры буенча ватсапка көтәбез.

Районның иң матур чыршысын электрон гәзитебезне укучылар сайлаячак. Кулланучыларның ВКонтакте социаль челтәрендә куйган лайклары исәпкә алынмый.

* * *

Благовар районының Агарды авылында яшәүче Гөлназ Фәрхетдинова да чыршы һәм үз куллары белән ясалган камин фоторәсемен безгә юллаган.
«Һәммәсе дә көтеп алган, тылсымлы Яңа ел җитеп килә. Кар-буранлы, күңелле чор үзенең матур истәлекләре, кәеф күтәренкелеге белән аерылып тора. Күренмәс рәссамның тәрәзәләрдә ясаган карлы сурәтләрен күрү үзе ни тора. Җәен дә бит кыштырдаган кардан атлап узасы, кар бөртекләренең җемелдәгәнен күрәсе килгән чаклар була.
Ә бүген урамда тыныч кына кар ява. Шундый бер гүзәл кичне балаларыбыз белән чыршы бизәдек. Назгөл, Айгиз һәм Самира безнең камин эшләгәнне дә бик сөенеп кабул иттеләр. Ә аны эшләп беткәч, бергәләп бизәдек. Шул чакта өебезгә тагы да бәйрәмчә төс керде. Ә балаларыбызның шатлануын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый! Хәзер алар Кыш бабай белән Карсылудан бүләкләр көтә. Аларның теләкләрен тормышка ашырырга тырышырбыз», – дигән Г.Фәрхетдинова үз хатында.
**
Хөрмәтле укучыларыбыз! Конкурслардан читтә калмагыз, катнашыгыз, фоторәсемнәрегезне җибәрегез!

Читайте нас: