Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
24 декабрь 2019, 13:00

Иң матур чыршы

Иң матур чыршыХөрмәтле укучыларыбыз! «Районның иң матур чыршысы» конкурсын игълан итәбез.Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. Шарт бер генә – һәр катнашучы ике фоторәсем ңибәрергә тиеш. Берсендә чыршы, икенчесендң аның янәшәсендә төшкән үзегез. Бәйгегә 30 декабрьдә йомгак ясалачак...*Бәйгебездә тагын бер катнашучы – Уфа шәһәрендә яшәүче Искәндәр Вәлидов. Улы турындагы хатны һәм аның фоторәсемен әнисе Рәсилә ханым җибәргән.

Конкурс

Иң матур чыршы

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Районның иң матур чыршысы» конкурсын игълан итәбез.

Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. Шарт бер генә – һәр катнашучы ике фоторәсем ңибәрергә тиеш. Берсендә чыршы, икенчесендң аның янәшәсендә төшкән үзегез. Бәйгегә 30 декабрьдә йомгак ясалачак.

Җиңүче https://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясенә кереп караучылар саны буенча билгеләнәчәк. Катнашучылар күбрәк тавыш җыю өчен бу адресны танышларына, дусларына җибәрә ала. Сезнең материалга сылтаманы фоторәсемнәрегезне сайтка урнаштырганнан соң җибәрәчәкбез. Рәсемнәрегезне һәм кыска гына текстны (кем җибәргән, кайда яши) 8-919-615-74-19 номеры буенча ватсапка көтәбез.

Районның иң матур чыршысын электрон гәзитебезне укучылар сайлаячак. Кулланучыларның ВКонтакте социаль челтәрендә куйган лайклары исәпкә алынмый.

*

Бәйгебездә тагын бер катнашучы – Уфа шәһәрендә яшәүче Искәндәр Вәлидов. Улы турындагы хатны һәм аның фоторәсемен әнисе Рәсилә ханым җибәргән.

«Һәр бала әкияти дөньяда булу турында хыяллана. Шуның өчен дә кыш башланса, тиздән дүрт яше тулачак кече улыбыз Искәндәргә тылсымлы чор җитәчәге хакында сөйлибез. Елның соңгы көннәрен ул бүләккә күп машиналар һәм башка сюрпризлар көтеп үткәрә. Әлбәттә, бу бәйрәмнең төп герое Кыш бабай мотлак килергә тиеш. Аның белән ул узган ел танышкан иде. Быел да очрашуны көтә.

Үзебезнең балачактан калган уенчык Кыш бабай бар. Аның белән уйнаганда Искәндәр нигә ул сакаллы, нигә борыны кызыл, ни өчен кашлары ак кебек сораулар бирә. Без аларның һәркайсына җавап табарга тырышабыз.
Быел әллә ни зур булмаган ясалма чыршы куйдык. Улыбыз аны бизәгәдә ярдәмәште. Уенчыклар сайлаганда киңәшләрен бирде. Хәзер инде капчыгына бөтен идәнне тутырырлык машиналар төяп, Кыш бабай килүен түземсезләнеп көтә».

Читайте нас: