Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
23 декабрь 2019, 11:00

Яшь йолдызчыклар

Конкурслар Яшь йолдызчыкларУфада «Урал йолдызлары» дип исемләнгән балалар, өлкәннәрһәм профессионаллар арасында күп жанрлы халыкара конкурс-фестиваль үтте. Музыка коралларында уйнау осталыгы номинациясендә безнең музыка мәктәбеннән Диана Галиева (фортепиано), Илшат Зәйнетдинов, Ксения Корнилова, Руфина һәм Альбина Бакиевалар (скрипка) катнашты.

Конкурслар

Яшь йолдызчыклар

Уфада «Урал йолдызлары» дип исемләнгән балалар, өлкәннәрһәм профессионаллар арасында күп жанрлы халыкара конкурс-фестиваль үтте.

Музыка коралларында уйнау осталыгы номинациясендә безнең музыка мәктәбеннән Диана Галиева (фортепиано), Илшат Зәйнетдинов, Ксения Корнилова, Руфина һәм Альбина Бакиевалар (скрипка) катнашты.

Бәйгечеләр жюри һәм тамашачылар алдында ике әсәр башкарырга тиеш иде.Әлбәттә, таныш булмаган залда, чит кешеләр алдында бу һич тә җиңелдән түгел. Шул ук вакытта үзеңне сәхнәдә халык алдында чыгыш ясаучы чын артист итеп тою да бик күңелле. Алар үз чыгышларына чират җиткәнне түземсезлек белән һәм дулкынланып көтеп алды.

Яшь кушнаренколылар сынатмады. Руфина Бакиева һәм Илшат Зәйнетдинов – икенче, Ксения Корнилова һәм Альбина Бакиева өченче урыннарны алды. Диана Галиева конкурсның дипломанты булды.

Яшь музыкантларны һәм аларның укытучылары Елена Латыйпова һәм Зилә Сөнәеваны казанышлары белән ихлас тәбриклибез, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

Елена ЛАТЫЙПОВА, музыка мәктәбе укытучысы.

Читайте нас: