Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
23 декабрь 2019, 11:30

Иң матур чыршы

Конкурс Иң матур чыршыХөрмәтле укучыларыбыз! «Районның иң матур чыршысы» конкурсын игълан итәбез....Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. Шарт бер генә – һәр катнашучы ике фоторәсем ңибәрергә тиеш. Берсендә чыршы, икенчесендң аның янәшәсендә төшкән үзегез. Бәйгегә 30 декабрьдә йомгак ясалачак.* * *Район үзәгендә яшәүче беренче сыйныф укучысы Роберт Солтанов безгә менә шундый урман гүзәленең фотосын җибәргән....

Конкурс

Иң матур чыршы

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Районның иң матур чыршысы» конкурсын игълан итәбез.

Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. Шарт бер генә – һәр катнашучы ике фоторәсем ңибәрергә тиеш. Берсендә чыршы, икенчесендң аның янәшәсендә төшкән үзегез. Бәйгегә 30 декабрьдә йомгак ясалачак.

Җиңүче https://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясенә кереп караучылар саны буенча билгеләнәчәк. Катнашучылар күбрәк тавыш җыю өчен бу адресны танышларына, дусларына җибәрә ала. Сезнең материалга сылтаманы фоторәсемнәрегезне сайтка урнаштырганнан соң җибәрәчәкбез. Рәсемнәрегезне һәм кыска гына текстны (кем җибәргән, кайда яши) 8-919-615-74-19 номеры буенча ватсапка көтәбез.

Районның иң матур чыршысын электрон гәзитебезне укучылар сайлаячак. Кулланучыларның ВКонтакте социаль челтәрендә куйган лайклары исәпкә алынмый.

*

Район үзәгендә яшәүче беренче сыйныф укучысы Роберт Солтанов безгә менә шундый урман гүзәленең фотосын җибәргән. Ә үзе трансформер киемендә Яңа ел җиткәнне түземсезләнеп көтә.

–1 сентябрьне шулай түземсезләнеп көттем, ә хәзер Кыш бабайдан бүләк алу өчен Яңа елны көтәм, – ди Роберт.

Аңа бәйгедә җиңү телибез.

Читайте нас: