Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
19 декабрь 2019, 12:55

«Иң матур чыршы»

Конкурс«Иң матур чыршы» Хөрмәтле укучыларыбыз! «Иң матур чыршы» конкурсы дәвам итә. Анда районның гына түгел, бәлки республиканың теләсә кайсы төбәгендә яшәүчеләр дә катнаша ала. ...* * *Гафури районының Сәетбаба авылында яшәүче Рәйлә Сабитовадан хат алдык. ...

Конкурс

«Иң матур чыршы»

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Иң матур чыршы» конкурсы дәвам итә. Анда районның гына түгел, бәлки республиканың теләсә кайсы төбәгендә яшәүчеләр дә катнаша ала.

Барчагызны үзегезнең бәйрәмгә бизәгән чыршыларыгыз белән мактанырга чакырабыз. Шарт бер генә – һәр катнашучы ике фоторәсем җибәрергә тиеш. Берсендә чыршы, икенчесендә аның янәшәсендә төшкән үзегез. Бәйгегә 30 декабрьдә йомгак ясалачак.

Җиңүче https://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясенә кереп караучылар саны буенча билгеләнәчәк. Катнашучылар күбрәк тавыш җыю өчен бу адресны танышларына, дусларына җибәрә ала. Сезнең материалга сылтаманы фоторәсемнәрегезне сайтка урнаштырганнан соң җибәрәчәкбез. Рәсемнәрегезне һәм кыска гына текстны (кем җибәргән, кайда яши) 8-919-615-74-19 номеры буенча ватсапка көтәбез.

Районның иң матур чыршысын электрон гәзитебезне укучылар сайлаячак. Кулланучыларның ВКонтакте социаль челтәрендә куйган лайклары исәпкә алынмый.

* * *

Читайте нас: