Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
26 ноябрь 2019, 11:00

Күзгә күренмәс җылылык

«Минем сөекле әнием» конкурсынаКүзгә күренмәс җылылыкКонкурсыбызга юлланган чираттагы хат районыбызның Байталлы авылында яшәүче Зәлия Хәниф кызы Хәбибуллина турында бәян итә. Озак еллар мәктәптә башлангыч сыйныйф балаларына белем биргән ана җылы юлларга, рәхмәт сүзләренә лаек.

«Минем сөекле әнием» конкурсына

Күзгә күренмәс җылылык

Конкурсыбызга юлланган чираттагы хат районыбызның Байталлы авылында яшәүче Зәлия Хәниф кызы Хәбибуллина турында бәян итә. Озак еллар мәктәптә башлангыч сыйныйф балаларына белем биргән ана җылы юлларга, рәхмәт сүзләренә лаек.

*

Гөлназ үзенең группадашларын кызгана иде. Алар әниләре янына елына бер-ике генә кайтып күренә алалар. Кемнеңдер акчасы, кемнеңдер теләге аз. Ә Гөлназ, ял көннәрен үлеп ярата. Өй ишеген ачып керү белән әти-әнисен, энесен кысып-кысып кочаклый да, тезләнеп, әнисенең аякларына сарыла. Ах, бәхетле дә соң ул!... Озак алар бер-берсеннән аерыла алмыйча утыралар. Атна буена көне-төне үзенең эш урынында – балалар табу йортында эш арасында кыска-кыска гына смслар җибәрү аркасында күрешүгә, сөйләшүгә сусаган иде ана белән кыз. БДМУның Акушерлык һәм гинекология кафедрасының беренче курс ординаторы булып өлгерсә дә, һаман да әнисенә өчен ул сабый бала булып кала килә шул. Туган авылы Байталлыга ашкынып кайтып керү белән якыннарының нурлы йөзеннән көч-дәрт ала ул. Азак тәмләп чәй эчәләр. Гөлназга әнисе ясаган чәйдән дә тәмлесе юк шул.

Атна буена һәрбер ана, яңа туган бала янында үлем кылычына каршы торырга өйрәнгән Гөлназ бар көчен, кешеләргә булган мәхәббәтен әнисенең төпсез күңел диңгезеннән ала. Әни белән кыз арасындагы күзгә күренмәс күңел җылысына сокланырга гына кала.

Читайте нас: