Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
19 ноябрь 2019, 13:00

Минем ике фәрештәм

«Минем сөекле әнием» конкурсынаМинем ике фәрештәмҖирдә фәрештәләр була диләр. Әйе, алар әни исемле!

«Минем сөекле әнием» конкурсына

Минем ике фәрештәм

Аналар көне уңаеннан гәзитебез игълан иткән «Минем сөекле әнием» исемле фотоконкурс дәвам итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы язмалар гәзит битендә дә дөнья күрәчәк. Хат-хәбәрегездә фоторәсемдә кем булуын һәм аның турындагы мәгълүматны кем язып җибәрүен тамгаларга да онытмагыз. Бәйгегә икедән ким булмаган, әмма дүрттән артмаган фоторәсемнәр кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Шулай ук һәркем Әниләр көненә түләүле котлаулар да бирә ала.

*

Әнием Зәйтүнә Хәмитова безнең өчен үрнәк тә, ышанычлы, алыштыргысыз җан иясе булды һәм шундый булып кала да. Тормыш сынауларына бирешми торган көчле ихтыярлы, туган җанлы, изге күңелле, мәрхәмәтле, сабыр холыклы кешебез ул.

Әни – Лира Кадыйрова (яраткан тормыш иптәшемнең әнисе) безнең дөньяны яктыртучы, һәр баласына җан атып гомер итүче олы йөрәкле затларның берсе.

Бүгенге көндә безнең якыннарыбыз лаеклы ялда. Алар икесе дә биш бала тәрбияләп үстергән аналар. Кадерлеләребез чәчкә үстерергә, безне тәмле ашлар белән сыйларга яраталар. Бүген дә барыбыз бергәләп алар саклаган гаилә учагында җылынабыз. Сез олы ихтирамга лаек кешеләрсез, әниләрем. Аналар көне алдыннан аларга җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, имин тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.

Тугыз балагыз, унбиш оныгыгыз исеменнән кызыгыз Лилия.

* * *
Кадерле дуслар! Сездән әниегез, картәниегез төшкән фоторәсемнәрне көтеп калабыз. Аларны 25 ноябрьгә кадәр 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юлларга мөмкин. Хәбәрләрегезне кыскача гына хат белән тулыландырырга онытмагыз.

Айгљл ВӘЛИЕВА.

Читайте нас: