Яңа көн
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
18 ноябрь 2019, 16:10

Якты кояш тормыш күгемдә

«Минемсөекле әнием» конкурсынаМең рәхмәт сиңа, әни!...Язмамны шушы шигырь юллары белән башлап җибәрәсем килә. Бу юлларны мин Марс авылында яшәүче кадерле әнием – Гыйльманова Гөлдәр Хәмит кызына багышладым. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше....

«Минемсөекле әнием» конкурсына

Мең рәхмәт сиңа, әни!

Аналар көне уңаеннан гәзитебез игълан иткән «Минем сөекле әнием» исемле фотоконкурс дәвам итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы язмалар гәзит битендә дә дөнья күрәчәк. Хат-хәбәрегездә фоторәсемдә кем булуын һәм аның турындагы мәгълүматны кем язып җибәрүен тамгаларга да онытмагыз. Бәйгегә икедән ким булмаган, әмма дүрттән артмаган фоторәсемнәр кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Шулай ук һәркем Әниләр көненә түләүле котлаулар да бирә ала.

Якты кояш нурына.

Күзләренә бер карасаң,

Туң йөрәкләр җылына.

Әнкәйләрне тиңләр идем

Болындагы гөлләргә.

Назлы, җылы карашлары

Өнди биек үрләргә.

Әнкәйләрне тиңләр идем

Сайрап торган кошчыкка...»

Язмамны шушы шигырь юллары белән башлап җибәрәсем килә. Бу юлларны мин Марс авылында яшәүче кадерле әнием – Гыйльманова Гөлдәр Хәмит кызына багышладым. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Ул безне туган телебезне яратырга өйрәткән. Тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да ул бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, телем «әннә», «әни» сүзе белән ачылган. Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең исеме гарәп теленнән алынган. Ул: «Бай чәчәк» дигәнне аңлата. Исеме җисеменә туры килә. Таулы-урманлы, матур табигатьле Бөрҗән районының Агыйдел поселогында туып-үсеп, Кушнаренкога килен булып төшкәннән алып бик күп сулар аккан. Өч кыз балага гомер бүләк итеп, хәзер инде өч оныгын сөя. Ул бик бай рухлы, чиста күңелле, тырыш. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Үзем кияүдә булсам да, аның өчен сабый булып калам. Әле дә бәләкәй чактагы кебек туган йортка кайтып, куенына кереп иркәләнеп утырам. Ул минем өчен үрнәк. Бәләкәйдән ул тырыш, түзем, акыллы булырга өйрәтте. Шуның өчен мең рәхмәт сиңа, Әнием!

Хөрмәт белән кызың Аида.

* * *
Кадерле дуслар! Сездән әниегез, картәниегез төшкән фоторәсемнәрне көтеп калабыз. Аларны 25 ноябрьгә кадәр 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юлларга мөмкин. Хәбәрләрегезне кыскача гына хат белән тулыландырырга онытмагыз.

Читайте нас: