Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
12 ноябрь 2019, 18:06

Мең рәхмәт сиңа, әни!

Мең рәхмәт сиңа, әни!

«Минем сөекле әнием» конкурсына

Мең рәхмәт сиңа, әни!

Аналар көне уңаеннан гәзитебез игълан иткән «Минем сөекле әнием» исемле фотоконкурс дәвам итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы язмалар гәзит битендә дә дөнья күрәчәк. Хат-хәбәрегездә фоторәсемдә кем булуын һәм аның турындагы мәгълүматны кем язып җибәрүен тамгаларга да онытмагыз. Бәйгегә икедән ким булмаган, әмма дүрттән артмаган фоторәсемнәр кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Шулай ук һәркем Әниләр көненә түләүле котлаулар да бирә ала.

*

«Әнием минем, алтыным, бердәнберем, иң якын газиз кешем! Әниләр көне якынлашкан саен, сиңа булган олы хөрмәт һәм ихтирам сүзләрен мең кат кабатлыйсы килә. Бөре педагогия институтын тәмамлаганнан башлап, яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып хезмәт итте ул. Шигъри күңелле, җыр-моңга гашыйк әнием матурлык ярата, гөлләр үстерә. Бала чакта безгә биргән куңел җылылыгын хәзер меңләтә үзенә кире кайтарасы килә. Илебез киләчәге, республикабызның бүгенгесе, районыбызның яшәеше белән кызыксына. «Бердәм Россия» сәяси партиясе әгъзасы да ул. Ныклы сәламәтлек, саулык теләп калам, әнием. Ихтирам белән кызың Рима».

*

Кадерле дуслар! Сездән әниегез, картәниегез төшкән фоторәсемнәрне көтеп калабыз. Аларны 25 ноябрьгә кадәр 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юлларга мөмкин. Хәбәрләрегезне кыскача гына хат белән тулыландырырга онытмагыз.


Читайте нас: