Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
11 ноябрь 2019, 16:36

И әнкәем...

«Минем сөекле әнием» конкурсына

И әнкәем...


Шулай ук һәркем Әниләр көненә түләүле котлаулар да бирә ала. Бу конкурска шулай ук әниләрегезне искә алып та хат юллый аласыз.

* * *

Кадерле дуслар! Чираттагы хатны без районыбызның Әхмәт авылында яшәүче хезмәт ветераны, шигъри сүз остасы Фәнисә Фәхретдиновадан алдык һәм аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.


*

И әнкәем...


Хезмәт ветераны, газизем Гаделгәрәева

Һәдия Әхмәлетдин кызы хөрмәтенә.


Синең яшьлек туры килде, әнкәй,

Замананың авыр чорына.

Җәйнең матур аяз иртәсендә

Китте ирләр сугыш кырына.


Кара болыт кебек ябырылып,

Кайгы-хәсрәт, ачлык килделәр.

«Исән булсак, бер кайтырбыз!» –диеп

Ир-егетләр утка керделәр.


Асыл ирләр киткәч хәтәр яуга,

Карт-корылар басты алмашка.

Талчыбыктай нәзек кыз балалар,

Апа-җиңги басты ал сафка.


Син дә, әнкәй, яшь-җилкенчәк белән

Салып иңгә еллар нужасын,

Сугышның син утлы чакрымнарын

Солдат булып тылда узгансың.


Тир-тузанга батып иген иктең,

Җир дә сөрдең тимер атларда.

Билдән карлар ерып урман кистең,

Уйнап-көлеп йљрер чакларда.


Ә кичләрен кызлар һәм җиңгиләр

Тотынгансыз каба-орчыкка.

Эрләп-бәйләп җылы йон әйберләр

Җибәргәнсез алгы сызыкка.


Көткән кызлар, җиңги һәм апалар

Өметләнеп Җиңү килерен.

Сугыш бетеп, ир-егетләр кайткач,

Туар тыныч, матур көннәрен.


Көнне-төнгә ялгап тырышканнар

Өлеш кертергә дип Җиңүгә.

Шатлык белән тула күңелләре

Бөек Җиңү көне килүгә.


Кайгы-яра, югатулар белән

Артта калган афәт еллары.

Җиңү яулап кайткан солдат белән

Кавыштырган гомер юллары.


Тыныч көннәрдә дә бушамады

Әнкәемнең уңган куллары.

Иле, җире, балалары өчен

Эшләмәгән эше калмады.


Синең өчен һаман бала булдым,

Үстерсәм дә үзем балалар.

Кочагыңа алып юаттың син,

Килә калса миңа бәлаләр.


Ак кылганнар төсле ап-ак чәчле,

Ак яулыклы газиз әнкәем.

Ак теләкле, ихлас, саф йөрәкле,

Горур җанлы минем әнкәем!


Сурәтеңнән әл дә синең күзләр

Сөю белән назлап багалар.

Әйтәсең көк, дөнья тыныч торсын,

Имин торсын берүк балалар...


*

Кадерле дуслар! Шулай ук сездән дә әниегез, нәнәгезгә башгышланган хат юллары көтеп калабыз. 25 ноябрьгә кәдәр 8-919-615-74-19 номеры буенча юлларга момкин. Фоторәсемнәрегезне кыскача гына хат белән тулыландырырга кирәк.


Читайте нас: