Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
11 ноябрь 2019, 18:03

Безнең өйнең яме

Безнең өйнең яме

Аналар көне уңаеннан гәзитебез игълан иткән «Минем сөекле әнием» исемле фотоконкурс дәвам итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы язмалар гәзит битендә дә дөнья күрәчәк. Хат-хәбәрегездә фоторәсемдә кем булуын һәм аның турындагы мәгълүматны кем язып җибәрүен тамгаларга да онытмагыз. Бәйгегә икедән ким булмаган, әмма дүрттән артмаган фоторәсемнәр кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Шулай ук һркем Әниләр көненә түләүле котлаулар да бирә ала.

* * *

*

Әни! Җир йөзендә иң матур, иң горур, иң назлы сүз. Баланың беренче сүзе ул. Кеше гомерендә ул сүзне ничә тапкыр әйтә микән?! Әни дип әйткән саен йөрәкләргә наз тула. Әни бер сүздән синең барлык борчылуларыңны, шатлануларыңны, уйларыңны да белә. Алар безгә барлык авырлыкларда булыша. Һәр адымыбыз белән горурланып, шатланып торалар. Кечкенә сабыйдан алып, тормыш кичергән олыларга да Ана назы, аның ягымлы карашы, кул җылысы кирәк.

Әни, әнием. Син тик назлы сүзләргә лаек! Минем әнием Гыйрфанова Рита Рәүф кызы. Ул Байталлы авылында яши. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул үзенең эшен бик яратып башкара. Аны балалар яраталар, ә ата-аналар хөрмәт итәләр. Без ике бөртек кызлары, апам Ралина һәм мин Далидә. Без әнине яратабыз. Аңа алдагы көннәрендә исәнлек, саулык телибез. Кадерле әтиебез белән гел шулай матур пар булып, тигез гомер, матур тормышта яшәүләрен телибез!

Төпчек кызың Далидә.

*

Кадерле дуслар! Сездән әниегез, картәниегез төшкән фоторәсемнәрне көтеп калабыз. Аларны 25 ноябрьгә кадәр 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юлларга мөмкин. Хәбәрләрегезне кыскача гына хат белән тулыландырырга онытмагыз.


Читайте нас: