Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
10 ноябрь 2019, 16:34

Чәчәкләр кебек үзе дә гүзәл

“Минем сөекле әнием” конкурсына

Чәчәкләр кебек үзе дә гүзәл

Конкурсыбызга юлланган чираттагы хат Түбән Сәет авылында яшәүче Бүләк Биктимирова турында бәян итә. Аны безгә кызы Резида Сабитова язып җибәргән. Җитмеш җиде яшьлек биш бала тәрбияләп үстергән ана, һичшиксез, җылы юлларга, рәхмәт сүзләренә лаек.

Әнә, бу фотосурәттә дә чәчәк гөлләмәсен баласын кочкандай шундый да яратып тоткан. Бәлки, еллар буе балаларын иркәләп-назлап тәрбияләгән Ана куллары бөтен нәрсәгә баласыдай тотынырга, җан җылысын бирергә күнегәдер. Рәхмәт сиңа, әнкәй, барсы өчен дә! Кызганмыйк Аналарга чәчәкләрне! Бәйрәм көнне дә, аннары да гөлгә күмик үзләрен!”

Кызың Резида САБИТОВА.


Әлфия АРСЛАНОВА әзерләде.

Читайте нас: