Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
9 ноябрь 2019, 11:34

Йортыбыз кояшы 

Йортыбыз кояшы

Рәзилә Фәхертдинова өч кыз һәм ул тәрбияләгән күпбалалы аналарның берсе. Ишле гаиләнең чәчәкләре – Диана, Вилмир, Рита һәм кечкенә Дилия, һичшиксез, әниләрен бик нык яраталар. Моны бәйгебезгә кызы Рита җибәргән хат та дәлилли:


Минем әниемнең исеме Рәзилә. Ул Иске Кормаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аны эшендәге балалар да, бергә эшләгән хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр.

Ул кояш кебек өебезне яктырта. Без әти белән әнинең канаты астында дүртәү үсәбез. Әнинең hәммәбезгә дә күңел назы җитәрлек. Арыса да, арыдым димәс, өстебез бөтен, тамагыбыз тук булсын дип барысын да эшли. Бер баланы үстерүе дә җиңел түгел, дүртебезне аякка бастыру – батырлыкка тиң.

Әниемнең белмәгән бер генә эше дә юк. Төрле кул эшләренә дә, пешеренергә дә оста. Әнием өйдә, бакчада гөл-чәчәкләр үстерергә ярата. Аларны да, безне иркәләгән кебек, иркәләп үстерә.

Әниебез безне тырыш булырга, яхшы укырга, ялкауланмаска, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләрне кыерсытмаска өйрәтте. Эшләвегез кеше өчен булса да, өйрәнүегез үзегез өчен, ди ул.

Әни – безнең иң кирәкле кешебез. Ходай аңа исәнлек, озын гомер, бәхет, шатлык бирсен. Әни, син безгә hәрвакыт һәм һәркайда бик кирәк! Без сине яратабыз!

Кызың Рита”.


Әлфия АРСЛАНОВА әзерләде.

Читайте нас: