Барлык яңалыклар
Конкурслар
8 ноябрь 2019, 14:00

Минем сөекле әнием

Минем сөекле әнием

Әни – һәркемнең тормышында иң мөһим зат ул. Акыллы киңәшче, ышанычлы дус, җан җәрәхәтләребез һәм үпкәләребезне дәвалаучы да ул. Барлык башлангычларыбызда ярдәм итүче газизебез безнең бәхетебез һәм иминлегебез хакына көчен кызганмый, яклап-саклап торучы фәрештәдәй һәрвакыт яныбызда.

24 ноябрьдә Аналар көнен билгелиячәкбез. Шул уңайдан район гәзите «Минем сөекле әнием» исемле фотоконкурс игълан итә.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Иң кадерле кешегез бүләк иткән күңел җылысы белән бүлешүегезне сорыйбыз. Фоторәсемнәрдә әниләр генә түгел, шулай ук картәниләр дә булырга мөмкин. Иң кызыклы фоторәсем һәм хикәя авторын 25 ноябрьдә билгелиячәкбез. Конкурска юлланган хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсап номеры буенча көтеп калабыз.

Читайте нас в