Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
3 октябрь 2019, 13:23

Минем интернет казанышларым

Минем интернет казанышларым

Россия Пенсия фонды һәм «Ростелеком» акционерлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Интернетка рәхмәт – 2019» Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Биредә компьютер белемен өйрәнүдә шәхси казанышлары булган илле яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Актив тормыш алып баруны, өлкән яшьтәгеләрнең мөмкинлекләрен тормышка ашыруны куңтләү, дәүләт һәм электрон хезмәтләр порталы белән файдаланучыларның санын арттыру; пенсионерлар арасында «Интернет әлифбасы» уку программасын тарату һәм интернет белән кулланырга өйрәтү – бәйгенең төп максат-бурычлары.
Бүгенге көнгә ил буенча ике меңнән артык пенсионер иҗади эсселарын конкурска юллаган да инде. Эшләр 14 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Катнашырга теләүчеләр http://azbukainterneta.ru/konkurs сайтында заявка калдырырга һәм фоторәсем белән эсселарын җибәрергә тиеш.
Бәйге номинацияләре:
1.gosuslugi.ru порталы – минем тәҗрибәм;
2.Минем интернет-казанышларым;
3.Минем иҗтимагый Интернет-инициатива;
4.Интернет-эшкуар, интернет-эш бирүче.
Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү ноябрьдә Мәскәүдә башкарылачак.
Башкортстан Республикасы буенча

Пенсия фонды матбугат хезмәте.

Читайте нас: